Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Ак чәчәкләр"дә уйнаган Динар Хөснетдинов белән Зәринә Хәсәншина арасында ни бар? (Видео)

Күптән түгел "Ак чәчәкләр" фильмында Мансур ролен уйнаган Әлмәт театры артисты Динар Хөснетдинов белән берлектә яшь җырчы Зәринә Хәсәншинаның "Мәхәббәт йолдызым" дип аталган клибы дөнья күрде.

Зәринә үзе Казан егетләре белән әлеге фильмга язылган җырны башкаручы буларак билгеле. Динар белән Зәринә шул вакытлардан бирле таныш булса кирәк. Социаль челтәрдә язып калдырылган комментарийлардан чыгып фикер йөрткәндә, алар арасында нидер бар кебек. Шуңа да бу сорау белән Зәринәнең үзенә мөрәҗәгать иттек. Җырчы кыз үзе бу турыда менә ниләр сөйләде. "Клипнын идеясе җәй көне ук башка килгән иде һәм шунда ук төп рольдә никтер нәкь тә менә Динар булыр дип уйладым. Аның белән без "Ак чәчәкләр" фильмыннан соң танышып, дуслашып киттек, дисәм дә була. Акыллы, мөләем һәм чынлап та үз эшендә бик талантлы егет. Клипта төшәргә тәкъдим ясагач та, каршы килмәде, киресенчә, хуплап алды. Рәхмәт аңа. Ләкин башта аның һәм минем гастроль графикларын туры китергәнче, бөтен сюжетларын уйлап, төпләп төшерергә тотынганчы җәй узып китте һәм бу эш көзгә калды. Моның шулай булуы да очраклы гына түгелдер, чөнки жырның чыгышы, яздырылуы һәм инде җырга кагылышлы хатирәләр барысы да көз белән бәйле. Режиссерның төп максаты салкын соры көз аша якты, саф, чиста егет белән кыз мәхәббәтен күрсәтү иде. Төп рольне профессиональ театр артисты башкаруы минем өчен тагын бер плюс булды, дип әйтә алам. Чөнки аның мәхәббәт тулы күзләренә,гомумән хисле итеп уйнавына карап, үзем дә теләр-теләмәс шушы рольгә кереп китеп, эчемдә булган барлык хисләремне җиткерергә тырыштым. Ә Динарның җанатар кызларына килгәндә,бер дә кайгырмагыз, без бары тик бик яхшы дуслар!"

http://www.sahne.ru/sekhifeler/jl-n-s-khn-jl-n/item/1383-

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев