Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Ак калфак" берләшмәсенә йөрүчеләр "Изгеләр чишмәсенә" сәяхәт калдылар

17нче июнь көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханә, Тенеки авыл клубы хезмәткәрләре Әтнә районында Калатау җирлегендә урнашкан "Изгеләр чишмәсенә" ("Әүлиәләр зиратына") "Ак калфак" берләшмәсенә йөрүче апаларыбыз белән сәяхәт кылды.

Риваятьләр буенча, Айша ханга буйсынучылар монда күмелә. Бу урында имән агачы утыртылды. Ул бүгенге көнгә кадәр үсә (якынча 1000 ел), һәм аның тирәсенә агач койма куелган. Ләкин, төп таш юк. 159 баскыч атлап түбән төшеп, чишмәсен дә күрделәр, дога кылып шифа суын эчеп, сихәт алды. Бик канәгать булып, икенче елга да килү теләге белән кайтты. Сәяхәт азагында Теләче районындагы «Туган авылым» комплексына кереп,татар халкының үзенчәлеге музеен, мини зоопаркын, күлдәге аккошларны, казларны, үрдәкләрне карап, ял итеп чыктылар. Бик күп тәэсирләр булды, сәфәр белән бар да канәгать калды.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X