24 июнь 2021 яңалыклары
-
Татарстан Республикасында ГТО комплексы чараларын гамәлгә ашыру турында эшлекле киңәшмә
Бүген Татарстан Республикасы спорт министрлыгында Татарстан Республикасы районнары һәм ГТО үзәк вәкилләре белән Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә ГТО чараларын гамәлгә ашыру темасына эшлекле киңәшмә узды. Киңәшмә барышында шулай ук ГТО комплексын үстерү һәм популярлаштыру перспективалары турында фикер алыштылар һәм нәтиҗәләр ясалды. Традиция буенча, киңәшмәне ГТОның кышкы фестивалендә җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү белән төгәлләделәр, анда Саба муниципаль районы командасы 1нче урынны алды.
-
Яшьләр көне чаралары
Иртәгә 17.30 сәгатьтә Шәмәрдән футбол кырында һәм 26 июньдә Сабаның “Олимп” стадионында Яшьләр көненә багышланган спорт чаралары үткәрелә. Программага бура уены, кросс, эстафета, аркылы тимердә тартылу, пневматик мылтыктан ату, гер күтәрү, аркан тартышу, пляж волейболы (хатын-кызлар) һәм футболы (ир-егетләр), армспорт ярышлары кертелгән. Яшьләр көненә багышланган чараларның 1нче этабы авыл җирлекләрендә уза.
-
Матур үрнәккә иярик
Районыбызда коронавирус инфекциясенә каршы вакциналаштыру чарасы дәвам итә. Шушы көннәрдә Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов та прививка ясатты. Җитәкчебез үрнәгенә башкаларны да бердәм иярергә чакырабыз. Хәзерге вакытта район поликлиникасына 4955 доза вакцина кайтты. Сәламәтлегебез турында барыбыз да кайгыртыйк.
-
25 июньгә һава торышы
25 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, яшен булуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә +17.+22˚, көндез +31.+36˚ градус.
-
"Ак калфак" берләшмәсенә йөрүчеләр "Изгеләр чишмәсенә" сәяхәт калдылар
17нче июнь көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханә, Тенеки авыл клубы хезмәткәрләре Әтнә районында Калатау җирлегендә урнашкан "Изгеләр чишмәсенә" ("Әүлиәләр зиратына") "Ак калфак" берләшмәсенә йөрүче апаларыбыз белән сәяхәт кылды.
-
Бөтенроссия бушлай юридик ярдәм көнен үткәрү планлаштырыла
25 июньдә “Россия юристлары ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсе тарафыннан Бөтенроссия бушлай юридик ярдәм көнен үткәрү планлаштырыла.
-
Татарстанда иң күп хезмәт хакы түләнә торган тармаклар билгеле
«Соры» хезмәт базарында эшләүчеләр эштән чыгарылган очракта тулы күләмдә социаль түләүләргә дәгъва итә алмый, дип искәртте Эльмира Зарипова.
-
Теннис-сәламәтлеккә юл
22нче июненнән Саба теннисчыларының күнегүләр җыеннары башланды. Тренерлар Исмаилов Фарход Усман улы, Исмаилов Хайем Фарход улы һәм Ищенко Екатерина Сергей кызы җитәкчелегендә 22-30 нчы июнь көннәрендә 30 спортчы өстәл теннисы буенча Россия чемпионатына махсус физик әзерлек узачак. Тренировка җыеннарының бурычы, спортчыларның спорт формасын саклап калу һәм аны алга таба үстерү.
-
Эш хакын – суд аша
Кеше тормыш итәр, үзен, гаиләсен туйдыру өчен, чит җирләргә барып, айлар буе өенә кайтмыйча да эшли. Әле эшләп тә, вакытында хезмәт хакы алмау очраклары булып тора. Шушы көннәрдә район прокуроры шәхси эшмәкәрдә йөртүче-экспедитор булып эшләгән Л.ның мәнфәгатьләрендә район судына дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итте.
-
Ял да ителә, белем дә ныгытыла
Укучыларның җәйге яллары дәвам итә. Каникулның беренче көне - 1 июньнән районыбызның 19 мәктәбендә мәктәп яны сәламәтләндерү лагерьлары эшли башлады. Анда 21 көн дәвамында 910 бала ял итеп, сәламәтлеген ныгытты. Укучыларның ялларын күңелле һәм файдалы уздыру максатыннан төрле чаралар, экскурсияләр оештырылды.
-
«Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә “Социаль туризм” технологиясе
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәге хезмәткәре Раиля Закирова тарафыннан “Социаль туризм” технологиясе нигезендә өлкәннәргә Миңгәр авылында урнашкан «Minger Tower» кунак комплексына, Ш.Биктимиров исемендәге музейга һәм Миңгәр авылының башка истәлекле урыннарына экскурсия оештырылды. Алар анда бик күп уңай тәэсирләр һәм хис-тойгылар алдылар. Социаль хезмәт алучылар бу экскурсиядән бик канәгать калдылар.
-
КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #28/ "Х" хәрефе
Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.