Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда иң күп хезмәт хакы түләнә торган тармаклар билгеле

«Соры» хезмәт базарында эшләүчеләр эштән чыгарылган очракта тулы күләмдә социаль түләүләргә дәгъва итә алмый, дип искәртте Эльмира Зарипова.

Татарстанда банк һәм финанс өлкә вәкилләре, нефть чыгару тармагы хезмәткәрләре иң югары хезмәт хакы ала. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән әңгәмәсендә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

«Традицион рәвештә файдалы казылмалар чыгару тармагында, банк һәм финанс өлкәләрендә эшләүчеләр югары хезмәт хакы ала. Әмма, кызганычка, даими игътибар зонасындагы тармаклар да бар», — диде ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры.

«Без Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең, шулай ук кунакханә һәм туристлык бизнесы, ресторан эше вәкилләре белән хезмәт хакын арттыру буенча тыгыз эшлибез», — диде ул.

Министр аныклавынча, хезмәт күрсәтү өлкәсе аерым игътибар таләп итә, чөнки анда «шулай да „соры хезмәт хакы“ өлеше бар һәм, әлбәттә, аны күләгәдән чыгару бурычы тора».

Шуңа бәйле рәвештә, «соры» хезмәт базарында эшләүчеләр эштән чыгарылган очракта тулы күләмдә социаль түләүләргә дәгъва итә алмый, дип искәртте Эльмира Зарипова. Аерым алганда, алар эшсезлек яки йөклелек буенча минималь пособие алачак. 

Фото: pixabay.com

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X