Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Эш хакын – суд аша

Кеше тормыш итәр, үзен, гаилә­сен туйдыру өчен, чит җирләргә барып, айлар буе өенә кайтмыйча да эшли. Әле эшләп тә, вакытында хезмәт хакы алмау очраклары булып тора. Шушы көннәрдә район прокуроры шәхси эшмәкәрдә йөртүче-экспедитор булып эшләгән Л.ның мәнфәгатьләрендә район судына дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итте.

Тикшерү барышында ачыкланганча, алар арасында беренче хезмәт мөнәсәбәтләре 2020 елның 6-18 мартларда урнаша. Л.ның эшкә керешүе аның 6 мартта Казаннан Новосибирск өлкәсенә йөк илтүе турындагы транспорт кәгазе белән раслана. Л. белән яңа хезмәт килешүе 19 мартта төзелә. Яклар хезмәт хакын һәр үтелгән бер километр өчен 5 сум исәбеннән түләргә һәм көнгә 500 сум командировка акчасы бирергә килешәләр. Йөртүче-экспедитор 30 июньгә кадәр шәхси эшмәкәр машинасында барысы 32192 километр юл үтә. Комсомольск на Амуре шәһәренә, Якутиягә кадәр барып җитә. Хезмәт вазифасын башкаруга йөкләмәне телефон аша ала, командировочный һәм ягулыкка акча картага күчә. Ә тиешле хезмәт хакын түләүне сорап Л. шәхси эшмәкәргә 30 июньдә мөрәҗәгать итә. Аңарчы аванс 23450 сум күләмендә картага күчкән була. Шәхси эшмәкәр эш хакының калган суммасын бирергә ашыкмый. Кат-кат таләп итүләрдән соң гына 17800 сум түләнә. Ә хезмәт килешүендә каралганча, Л.га 32192 километр өчен 160960 сум хезмәт хакы исәпләнергә тиеш. Шулай итеп, түләнеп бетмәгәне 119710 сум тәшкил итә. Суд утырышында эш бирүчеләр үзләренә карата белдерелгән дәгъваны өлешчә таныдылар.

Суд район прокурорының гаризасын канәгатьләндереп, эш би­рүчедән 119710 сумны һәм хезмәт чорында файдаланылмаган отпускасы 9198 сум 23 тиенне түләттерү турында карар чыгарды. хәзерге вакытта акчаның 66 мең сумнан артыгы түләнгән.

Ләйсән Гаффарова, район прокуроры ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X