Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Теннис-сәламәтлеккә юл

22нче июненнән Саба теннисчыларының күнегүләр җыеннары башланды. Тренерлар Исмаилов Фарход Усман улы, Исмаилов Хайем Фарход улы һәм Ищенко Екатерина Сергей кызы җитәкчелегендә 22-30 нчы июнь көннәрендә 30 спортчы өстәл теннисы буенча Россия чемпионатына махсус физик әзерлек узачак. Тренировка җыеннарының бурычы, спортчыларның спорт формасын саклап калу һәм аны алга таба үстерү.

Тренер Фарход Усман улы сүзләренә караганда, бу җыенда гомуми һәм махсус физик әзерлеккә төп игътибар бирелә. "Гомуми физик әзерлек хәрәкәтләнү мөмкинлекләрен киңәйтүгә, гомуми физик форманы һәм организмның тиз тернәкләнүгә сәләтен арттыруга юнәлтелгән", - дип аңлата теннисчыларның остазы. Спортчының зур йөкләнешләргә түзәргә сәләтен арттыру махсус әзерлекнең мөһим бурычы булып тора. Һәр көнне теннисчылар “САБА-АРЕНА” спорт мәктәбе залларында һәм стадионнарында берничә сәгать шөгыльләнәчәкләр. Баланың спорт белән шөгыльләнүдән ләззәт алуы да бик кирәк, чөнки иң мөһиме – баланың бәхетле балачагы. Шуңа күрә безнең тренерлар күнегүләр җыеннарын кызыклы, төрле һәм мавыктыргыч итәргә омтыла.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X