Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ял да ителә, белем дә ныгытыла

Укучыларның җәйге яллары дәвам итә. Каникулның беренче көне - 1 июньнән районыбызның 19 мәк­тәбендә мәктәп яны сәла­мәт­ләндерү лагерьлары эшли башлады. Анда 21 көн дәвамында 910 бала ял итеп, сәламәтлеген ныгытты. Укучыларның ялларын күңелле һәм файдалы уздыру максатыннан төрле чаралар, экскурсияләр оештырылды.

Шулай ук 18 көн дәвамында белем йорт­ларының хезмәт лагерьларында 150 бала төрле хезмәт күнекмәләре алды. 1 июньнән Иске Ик­шер­мәдә урнашкан «Кояшкай» лагерының техник иҗат сменасы үтеп, 85 укучы әлеге өлкәдә белемнәрен һәм осталыкларын арттырды. 25 июньдә “Кояшкай” лагеренда “Сәләт-Саба” сменасы үз эшен башлап, 29 июньдә лагерьның тантаналы ачылышы узачак. 4 -9 июль көннәрендә «Сәләт-Саба» аланында ял итүчеләр Биләрдә узачак традицион Форумга катнашып, районыбыз данын яклаячак. 

 

Күбрәк фотолар: instagram.com/sentrsaba

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X