Акча тота беләсезме?
Россиядә яшәүчеләрнең яртысы акча тота белми икән. "Ромир" тикшеренү үзәге белгечләре шулай дип ышандыра. Бу төркемгә керүчеләрнең күбесе акчасын нәрсәгә сарыф итүен контрольдә тотмый да ай ахырында: "Кая китте бу акча?" - дип баш вата икән. Аларның күбесе ай ахырына инде әҗәткә үк батып беткән була, ди белгечләр. Чыгымнарын контрольдә...
Россиядә яшәүчеләрнең яртысы акча тота белми икән. "Ромир" тикшеренү үзәге белгечләре шулай дип ышандыра. Бу төркемгә керүчеләрнең күбесе акчасын нәрсәгә сарыф итүен контрольдә тотмый да ай ахырында: "Кая китте бу акча?" - дип баш вата икән. Аларның күбесе ай ахырына инде әҗәткә үк батып беткән була, ди белгечләр. Чыгымнарын контрольдә тота белмәгән россиялеләр аена уртача 15 мең сум акчасын бер кирәкмәгән нәрсәләргә сарыф итә икән. Сез акча тота беләсезме?
Рәзинә СИБГАТУЛЛИНА, Нурлат районының 5 нче номерлы "Камыр Батыр" балалар бакчасы тәрбиячесе:
- "Авырткан" урынга бастыгыз әле. Андый чаклар ай саен диярлек була. Саный башлагач, акчаның кая киткәнлеге искә төшә үзе. Нәрсә генә булса да, балаларга акча кызганмыйм. Нәрсә ашыйсылары килсә - шуны алам, пешерәм. Җиләк-җимеш ел буе өстәлдә. Кием-салым, уенчыкларның да ниндие генә юк. Дуслар: "Бер кибет ачарлык уенчык, кием җыйдың инде", - дип көлә.
Резеда ТӨХФӘТУЛЛИНА, Татарстанның
халык артисты:
- Акча тота белмим. Соңгы елларда керем-чыгымнарны язып та баргалыйм, үземчә. Тик матур, тәмле әйбер янында үземне тыя алмыйм. Шуңа күрә акча тота белгән кешеләргә бик сокланам, мондый сыйфатны үземдә дә булдырырга тырышам. Күңелем теләгән әйбергә, ял, сәламәтлек, балам, тәмле ашау өчен акчамны кызганмыйм. Юкса ник эшлим соң мин? Мин үземә кирәкле әйберләрне булдырдым инде. Өем, машинам бар. Шуңа хәзер акчаны рәхәтләнеп яшәп туздырыр өчен эшлим.
Алсу АБАЕВА, Казан шәһәренең 135 нче мәктәбендә татар теле укытучысы:
- Бу сорауны гаиләмә бирсәгез, минем турында бик кызык мәгълүмат туплар идегез. Мин дә шул акча тота белмәүчеләр исәбенә шәпләп кенә кереп китәм. Ай ахырында үземне акча кая китте икән ише сораулар биреп аптыратмыйм, чөнки ай башында булачак нәтиҗәне белеп торам. Ипотека, ашау, улымның репетиторыннан, коммуналь түләүләрдән калган акчаны рәхәтләнеп үзем теләгәнчә туздырам. Бассейн, аквапарк, кафе-ресторанга да акча кызганмыйм, чөнки бер генә тапкыр яшибез. Күпме теләсәм дә, акча җыя алмыйм. Шуңа дөньяда кредит дигән нәрсә булганга сөенеп, Аллаһы Тәгалә биргәненә шөкер итеп яшим. Иң мөһиме - Ходай сәламәтлектән аермасын. Акчаны әти-әниемә, балама бүләк өчен һич кызганмыйм. Күңелем төшеп, аларны сөендерәсем килгәндә, кешедән бурычка алудан да курыкмыйм.
Илгизәр ГАЙНЕТДИНОВ, Казан дәүләт аграр
университеты доценты, икътисадчы:
- Икътисадчы буларак, айлык керем һәм чыгымнарны исәпләп барам. Артык акча булса, аны кайда, ничек итеп саклауны да хәл итәм. Акчаны кысып яшәүдән мәгънә юк дип саныйм. Ул әйләнештә булганда гына табыш китерә. Тик хәзерге заманда запассыз да яшәп булмый. Шуңа күрә акчаны җыярга тырышам. Әле балаларны укытасым бар. Хәзер бит дәүләт вузларында да күп бүлекләрдә уку түләүле. Шулай да балалар, сәламәтлек, гаилә белән бәйле әйберләргә акча кызганмыйм.
Алмаз МИРГАЯЗОВ,
"Татмедиа" оешмасының радиолар буенча эшләү юнәлеше җитәкчесе:
- "Акча тота белмәү"не клиник диагноз итеп тә, холыкның бер үзенчәлеге - начар гадәт дип тә карарга була, минемчә. Беренче очракны мин бу гадәте белән шактый катлаулы проблемалар китереп чыгарырга һәвәс кешеләргә карата кулланыр идем. Икенчесен чама хисен белмәүче кешеләргә карата әйтер идем. Җәмгыяти күренеш буларак сорыйсыз икән, бу халыкның яшәү рәвеше әлегә иркен булуны аңлата. Җәмгыять стресс хәлендә түгел, иртәгәсе өчен кайгырмый. Игътибар итегез: Казанда да кайсы сәүдә үзәге янына килмә, кайчак эш көннәрендә дә көпә-көндез эченә таба җиңел генә үтә алмыйсың - кеше өстендә кеше. Нидер ала, сумкалар тулган, тимер арбалар шыгрым. Икенче яктан, банклар, инде чиктә, бернинди гарантиясез, теләсә нинди формада кредит белән туендырып тору да кешедә кесәсендәге акча күләменә карата җиңел караш формалаштыра. Мин исә бу мәсьәләгә саграк карарга киңәш итәр идем. Ни өчен дигәндә, алганны барыбер бирәсе була. Үзем дә шул принцип белән яшим. Тик гаилә, балалар иминлегенә, балаларны укытуга һәм, иң мөһиме, азык-төлеккә акча кызганмыйм. Һәм беркайчан да акчам кая китте инде дип аптырамыйм. Килгән - Ходай биргән, киткән - шулай кирәк булган.
("Ватаным Татарстан", /№ 118, 12.08.2017/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев