23 август 2017 яңалыклары
-
Чечня кешесе, кызының кияүгә чыгу нияте өчен, аны кыйнаган һәм чәчен пеләшкә алган
Җинаять эше судка җибәрелгән, ата кеше өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин. (Казан, 23 август, «Татар-информ»). Прокуратура «Балигъ булмаганнарга карата тәрбия буенча тиешле вазифаларны үтәмәү, кырыс мөнәсәбәт күрсәтү» маддәсе буенча ир-атка карата җинаять эшенең гаепләү карарын раслаган, дип хәбәр итә «Чеченская Республика сегодня» порталы. Җинаять эше кузгатуга сәбәп булып...
-
Казанда бер ир-ат күршесен балта белән сугып үтергән
Яраланган ир-ат Казанның 18 нче хастаханәсендә үлгән. (Казан, 23 август, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүче үз күршесен үтергән, дип шикләнелә, дип хәбәр итте РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. 21 августта Казанның 18 нче хастаханәсенә башы яраланган 55 яшьлек ир-ат китерелгән, әмма озак тормаган, үлгән. Бу...
-
Кукмарача күзикмәк
Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы, милли аш-су әзерләүчеләрнең мастер классларын , шулай ук төрле бәйге чаралары үткәреп тора. Шушы мастер класслар вакытында уңган пешекчеләр үзләренең камыр әйберсе пешерү серләрен ачып салалар. Мин үзем дә Казанда үткән мастер классларда катнашкан идем. «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисованың илебезнең...
-
Илен зурлаган – үзе зур булыр
Илен зурлаган - үзе зур булыр, диләр. Габдулла Кариев исемендәге дәүләт яшь тамашачылар театры директоры Мансур Ярмиев туган авылы Явлаштауда инде алтынчы тапкыр I сыйныфка укырга керүче сабыйларны бүләкләр белән сөендерә. Мансур әфәнденең игелекле гамәлендә туган җиренә мәхәббәте, авылдашларына ихтирамы ачык чагыла. «Бу минем күңел кушуы буенча башкарыла торган гамәлем....
-
Әле ярый син бар, әни...
Минем сезгә иң якын кешем - әнием турында язасым килә. Язмыш аны төрлечә сынаган: беренче иреннән туган кечкенә кызын ияртеп, әтиемнең дүрт баласына әни булып килгән; биш бала янына абый белән мин туганбыз; аның өстенә әтинең апасы гомер буе безнең белән яшәде. Әти белән әни бик матур тормыш иттеләр. Зур...
-
Төркиядә Польша туристлары утырган автобус һәлакәткә очраган
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 17 яшьлек гид-стажер үлгән. (Казан, 23 август, «Татар-информ»). Төркиянең Аланья шәһәрендә Польша туристлары утырган автобус юл-транспорт һәлакәтенә очраган, бер кеше үлгән, дип яза Milliyet газетасы. Польшадан туристлар алып килүче автобус йөк машинасына бәрелгән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 17 яшьлек гид-стажер үлгән, автобус йөртүчесе һәм 10 пассажир төрле җәрәхәтләр...
-
22 августка иң күп күләмдә ашлык суктырган комбайнчылар
Айдар Тимергалиев һәм Илназ Маликов -"Полесье КЗР-10" комбайнында 7469ар, Нияз Маликов - 6137 центнер ("Туган як" җәмгыяте). Рәис Шакиров - "Акрос-580" комбайнында 7600, Айрат Хәмитов -"ДОН-1500" комбайнында 5767 центнер ("Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгы). Әсгать Шакиров һәм Илһам Гыйльметдинов - "Тукано-430" комбайнында 7360 центнер, Рәлиф Шәмсиев - "ДОН-1500" комбайнында 5387 центнер ("Саба"...
-
Игеннәр мул, җыеп өлгер генә
Басу-кырларда урак эшләре дәвам итә. 22 августка район хуҗалыкларында бөртеклеләр чәчелгән мәйданның 45 процентында урып-җыю эшләре төгәлләнгән. Иң югары уңыш (35,6 центнер) хәзергә - Сатыш бригадасында.
-
Түбән Новгородта Горький автозаводында биш кеше үтерелгән
Һөҗүм көнләшү нәтиҗәсендә булган. (Казан, 23 август, «Татар-информ»). Бүген иртән Түбән Новгородта Горький автозаводында ир-ат пычак белән чәнчеп өч кешене үтергән һәм тагын ике кешене яралаган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Светлана Петренко белдерде, дип яза "Известия". "Россия Тикшерү комитеты өч кешене үтерү һәм ике кешене яралау факты...
-
Хуҗабикә документларын алырга дип янгын эченә кереп китә һәм... артыннан ишекне бикли
Әтнәдәге Күшәрдә янгын чыгып, шәхси хуҗалыкка җитди зыян килде, дип хәбәр итте Дәүләт янгын күзәтчелеге өлкән дознавателе Наил Бәйрәмов. Иң аянычлысы - янгында хуҗабикә вафат була. " Өлкән яшьтәге хуҗабикә башта документларны алырга дип, аннан мал-туарны алып чыгарга сарайга керергә омтыла. Аны һәр юлы тотып калалар. Соңрак ниндидер документларны алырга...
-
Камал театрында сезонның беренче премьерасы
14, 15 һәм 17 октябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында сезонның беренче премьерасы - Сөмбел Гаффарова әсәре буенча Фәрит Бикчәнтәев куйган "Килмешәк" спектакле дөнья курәчәк. Спектакльдә Татарстанның халык артистлары Радик Бариев, Люция Хәмитова, Татарстанның атказанган артистлары Минвәли Габдуллин, Алмаз Сабирҗанов һәм яшь актерлар Илнур Закиров, Раил Шәмсуаров һәм Айгөл...
-
Татарстанга яңгырлар килә
25 августта республикада яшенле яңгыр булырга мөмкин. (Казан, 23 август, «Татар-информ»).Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикага яңгырлар килә. Иртәгә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы саклана, явым-төшем көтелми. Көньяк-көнчыгыштан салмак, вакыты белән тизлеге секундына 15 метрга җиткән җил исә. Төнлә иң түбән температура +14..+19; көндез иң югарысы...
-
Лилия Сәлахетдинова: Кәгъбәтулла янында булуны зур бүләк дип саныйм
Ярдәм мәчетенең дәвалау-тернәкләндерү үзәге әгъзасы, шагыйрә Лилия Сәлахетдинова Мәккә шәһәренә хаҗ сәфәре кылырга китте. (Мәккә, 23 август, "Татар-информ", Шамил Садыйков). "Хәзерге вакытта Әл-Хәрәм мәчете, Кәгъбәтулла янында йөрүемне зур бүләк дип саныйм", - ди "Ярдәм" мәчетенең дәвалау-тернәкләндерү үзәге әгъзасы, шагыйрә Лилия Сәлахетдинова. Хәзерге вакытта Хаҗ сәфәрендә булган Лилия бу хакта "Татар-информ"...
-
Акча тота беләсезме?
Россиядә яшәүчеләрнең яртысы акча тота белми икән. "Ромир" тикшеренү үзәге белгечләре шулай дип ышандыра. Бу төркемгә керүчеләрнең күбесе акчасын нәрсәгә сарыф итүен контрольдә тотмый да ай ахырында: "Кая китте бу акча?" - дип баш вата икән. Аларның күбесе ай ахырына инде әҗәткә үк батып беткән була, ди белгечләр. Чыгымнарын контрольдә...
-
Заплатил долг Пенсионному фонду в 42 тыс. рублей мелочью
Индивидуальный предприниматель в Кирове погасил долг по страховым взносам в Пенсионный фонд в размере 42 тыс. рублей мелкими монетами, в том числе номиналом в 1 копейку. Об этом сообщили во вторник в пресс-службе управления Федеральной службы судебных приставов по Кировской области. "Должник был приглашен на прием для решения вопросов оплаты...