Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лилия Сәлахетдинова: Кәгъбәтулла янында булуны зур бүләк дип саныйм

Ярдәм мәчетенең дәвалау-тернәкләндерү үзәге әгъзасы, шагыйрә Лилия Сәлахетдинова Мәккә шәһәренә хаҗ сәфәре кылырга китте. (Мәккә, 23 август, "Татар-информ", Шамил Садыйков). "Хәзерге вакытта Әл-Хәрәм мәчете, Кәгъбәтулла янында йөрүемне зур бүләк дип саныйм", - ди "Ярдәм" мәчетенең дәвалау-тернәкләндерү үзәге әгъзасы, шагыйрә Лилия Сәлахетдинова. Хәзерге вакытта Хаҗ сәфәрендә булган Лилия бу хакта "Татар-информ"...

Ярдәм мәчетенең дәвалау-тернәкләндерү үзәге әгъзасы, шагыйрә Лилия Сәлахетдинова Мәккә шәһәренә хаҗ сәфәре кылырга китте.

(Мәккә, 23 август, "Татар-информ", Шамил Садыйков). "Хәзерге вакытта Әл-Хәрәм мәчете, Кәгъбәтулла янында йөрүемне зур бүләк дип саныйм", - ди "Ярдәм" мәчетенең дәвалау-тернәкләндерү үзәге әгъзасы, шагыйрә Лилия Сәлахетдинова. Хәзерге вакытта Хаҗ сәфәрендә булган Лилия бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә белдерде.

"Хыялым чынга ашты, бик күп еллар хыялланган идем. Хаҗ сәфәрен оештыручыларга зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә, Ходаем исәнлек, җан тынычлыгы бирсен. Гомумән, бөтен мөселманнарның да шушы шартны үти алуларын теләр идем", - диде Лилия.

"Бер килгәч, икенче, өченче тапкыр да киләсе килә, дип әйтәләр бит, мин әле кайтмаган, ә инде тагын килсәм иде, дип теләп ятам. Бу чыннан да зур хыялым иде, чынга ашты, Аллаһка шөкер. Ә калган хыяллар, планнар, Аллаһ насыйп итсә, алар да кабул булыр", - дип уртаклашты Лилия Сәлахетдинова үз хис-кичерешләре белән.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев