Татарстанга яңгырлар килә
25 августта республикада яшенле яңгыр булырга мөмкин. (Казан, 23 август, «Татар-информ»).Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикага яңгырлар килә. Иртәгә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы саклана, явым-төшем көтелми. Көньяк-көнчыгыштан салмак, вакыты белән тизлеге секундына 15 метрга җиткән җил исә. Төнлә иң түбән температура +14..+19; көндез иң югарысы...
25 августта республикада яшенле яңгыр булырга мөмкин.
(Казан, 23 август, «Татар-информ»).Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикага яңгырлар килә.
Иртәгә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы саклана, явым-төшем көтелми. Көньяк-көнчыгыштан салмак, вакыты белән тизлеге секундына 15 метрга җиткән җил исә. Төнлә иң түбән температура +14..+19; көндез иң югарысы - +28..+33 градус булачак.
25 августта урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә, көндез яшен дә булырга мөмкин. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә иң түбән температура - +14..+19; көндез максималь температура - +23..+28 градус булыр, дип фаразлана.
Бүген республикада һава температурасы +32 градуска кадәр күтәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев