23 август 2017 яңалыклары
-
Аллаһы Тәгалә каршында изге гамәл кыла торган көннәр арасында зөлхиҗҗә аеның ун көненнән сөеклерәге юк - Мөхәммәд (с.г.в)
Бу 10 көндә берәр мескенгә сәдака бирүче кеше нәкъ әнбия-мөрсәлиннәргә хәер-ихсан кылучы белән бер булыр. Бу көндә авыру хәлен белүче нәкъ Аллаһы Тәгаләнең дусларының әүлияләренең хәлләрен белергә баручы белән бер булыр. Кем дә кем бу көннәрдә җеназа мәрасимнәрендә катнашса, нәкъ Аллаһы Тәгалә шәһитләре җеназасында катнашкан шикелле булыр. Кем дә кем...
-
Фирдүс Тямаев: Җырчы провокацион, властька каршы җырлар җырламаса, шул җитә. Иң мөһиме – татарча җырласын
"Интертат" электрон газетасына блогында җырчы Фирдүс Тямаев татар телен саклап калуда җырчыларның роле; җырчыларның башка профессияләрдән нәрсәсе белән аерылып торуы; кайбер клуб җитәкчеләренең "җырчылар җилкәсендә" ни рәвешле бизнес ясаулары; мишәрлек темасын бары тик шаярту итеп кенә кабул итәргә кирәклеге турында белдерде. Җырчыларны урынсыз тәнкыйтьләргә кирәк түгел! Сәхнә кешесен гомер- гомергә...
-
Җәяүле хатын-кызны машина бәрдергән
Кичке һәлакәт җәяүленең аек булмавы аркасында чыккан, дип фаразлана. (Казан, 23 август, «Татар-информ»). Казанның Идел буе районында җәяүле хатын-кызны машина бәрдергән. Аек булмаган хатын-кыз юлга көтмәгәндә килеп чыккан, дип хәбәр итә социаль челтәрдән кулланучылар. Юл һәлакәте кичә кич Сыртланова урамында килеп чыккан. Һәлакәтнең шаһиты булучылар әйтүенчә, хатын-кыз юлга йөгереп чыккан...
-
Кариев театры "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" хәйрия акциясе кысаларында Саба районы Явлаштау авылы Мәдәният йортында бәйрәм оештырды
(Казан, 23 август, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры коллективы "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" хәйрия акциясе кысаларында Саба районы Явлаштау авылы Мәдәният йортында бәйрәм оештырды, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте. Театр директоры Мансур Ярмиев Мишәбаш һәм Явлаштау авылларының беренче сыйныфка укырга керүче балаларына...