Кичке һәлакәт җәяүленең аек булмавы аркасында чыккан, дип фаразлана. (Казан, 23 август, «Татар-информ»). Казанның Идел буе районында җәяүле хатын-кызны машина бәрдергән. Аек булмаган хатын-кыз юлга көтмәгәндә килеп чыккан, дип хәбәр итә социаль челтәрдән кулланучылар. Юл һәлакәте кичә кич Сыртланова урамында килеп чыккан. Һәлакәтнең шаһиты булучылар әйтүенчә, хатын-кыз юлга йөгереп чыккан...
Кичке һәлакәт җәяүленең аек булмавы аркасында чыккан, дип фаразлана.
(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Казанның Идел буе районында җәяүле хатын-кызны машина бәрдергән. Аек булмаган хатын-кыз юлга көтмәгәндә килеп чыккан, дип хәбәр итә социаль челтәрдән кулланучылар.

Юл һәлакәте кичә кич Сыртланова урамында килеп чыккан. Һәлакәтнең шаһиты булучылар әйтүенчә, хатын-кыз юлга йөгереп чыккан һәм шуның аркасында күңелсез хәл килеп чыккан.

Җәяүле исән, һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.


Нет комментариев