Әле ярый син бар, әни...
Минем сезгә иң якын кешем - әнием турында язасым килә. Язмыш аны төрлечә сынаган: беренче иреннән туган кечкенә кызын ияртеп, әтиемнең дүрт баласына әни булып килгән; биш бала янына абый белән мин туганбыз; аның өстенә әтинең апасы гомер буе безнең белән яшәде. Әти белән әни бик матур тормыш иттеләр. Зур...
Минем сезгә иң якын кешем - әнием турында язасым килә.
Язмыш аны төрлечә сынаган: беренче иреннән туган кечкенә кызын ияртеп, әтиемнең дүрт баласына әни булып килгән; биш бала янына абый белән мин туганбыз; аның өстенә әтинең апасы гомер буе безнең белән яшәде.
Әти белән әни бик матур тормыш иттеләр. Зур йорт, каралты-кура җиткерделәр. Безнең җидебезне дә җил- яңгыр тидерми үстерделәр,
укыттылар, кеше иттеләр. Гомер буе без дип яшәделәр алар. Тик бу дөнья бәхет- шатлыктан гына тормый икән...
1988 елның май аенда мине йөк машинасы бәрдерде. Бик авыр хәлдә район хастаханәсенә салдылар. Гомеремне саклап калу өчен табиблар белән бергә әнием дә көрәште. Аңыма килеп, күзләремне ачуга, иң беренче аны күрдем. Йокысыз төннәр, авыр көннәрне үткәреп, мине аякка әнием бастырды. Ул чакта миңа 16 яшь тулмаган иде әле. Тәнем белән бергә җаным да гарипләнгән иде минем. Өметләрем өзелгән, киләчәк тормышым юк кебек. Шул вакытта әнинең сүзләре, киңәшләре миңа яшәргә көч бирде, киләчәккә өмет уятты.
Укуны бетереп, бераз эшләгәч, мин кияүгә чыктым. Әти-әниләрне, туганнарны сөендереп, зур шатлыгыбыз булып улыбыз туды. Булганына шөкер итеп, матур гына яшәп киттек. Балаңның бәхетле икәнен күрү ата-ана өчен иң зур сөенечтер ул, мөгаен.
Безнең өчен куанып яшәп яткан җиреннән әтиебез кинәт гүр иясе булды. Бу югалтуны бик авыр кичердек. Әни генә һаман да сабыр булып кала белде, сынмады, сыгылмады.
Ләкин тормыш әни белән миңа кабат зур сынау әзерләгән булып чыкты. Зур өметләр белән көткән икенче балабыз йөрәк авырулы булып туды һәм бу якты дөньяда уналты гына көн яшәп калды. Яшьлегемдә алган җәрәхәтләр аркасында улларымның икесен дә ярып алганнар иде. Авыр минутларымда ниләр кичерүемне язып аңлатып булмас... Улым белән бергә мәңгелеккә китәсем, онытыласым килде. Тормыш тукталган кебек булды... Шул чагында әниемнең: "Кызым, үзеңне сакла, син ялгыз түгел, янәшәңдә менә мин дә бар әле", - дигән сүзләре мине кабат чынбарлыкка кайтарды.
Гади, сабыр, олы җанлы әниемә исәнлек кенә телим, кайгы-хәсрәт күрмичә озак яшәсен иде.
Гөлназ ХӨСНЕТДИНОВА. Мөслим районы, Олы Чакмак авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев