Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Акчамы, дарумы: сайлар өчен октябрьгә кадәр вакыт бар

Татарстанда 71,3 процент кеше үзенә тиешле социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарткан. Бушлай дарулар алганчы, ай саен 716 сум пособие алып баруны кулайрак күрә халык. Ни өчен? Кеше сәламәтлегенә карата игътибарсызмы, акчаны янда калдырырга телиме? Кеше авырып китсә ничә сумга төшәргә мөмкин? Социаль хезмәтләр җыелмасын алыргамы, юкмы икәнен кеше елына бары...

Татарстанда 71,3 процент кеше үзенә тиешле социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарткан. Бушлай дарулар алганчы, ай саен 716 сум пособие алып баруны кулайрак күрә халык.

Ни өчен?

Кеше сәламәтлегенә карата игътибарсызмы, акчаны янда калдырырга телиме? Кеше авырып китсә ничә сумга төшәргә мөмкин? Социаль хезмәтләр җыелмасын алыргамы, юкмы икәнен кеше елына бары бер генә тапкыр хәл итә ала. Бу юлы исә 1 октябрьгә кадәр сайларга кирәк.

"Татар информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә әлеге тема хакында фикер алыштылар. Татарстан Сәләматлек саклау министрының урынбасары Фәридә Яркәева әйтүенчә, әлеге социаль җыелма белән аерым категория гражданнар файдалана ала: инвалидлар, инвалид пенсионерлар, блокада камалышында катнашучылар, сугыш инвалидлары керә. Еш кына кеше ел дәвамында авырмамын, дарулар кирәк булмас дип, әлеге социаль җыелмадан баш тарта. Әмма кешенең кайчан авырып китәсен бер Ходай гына белә! Дәвалану шактый бәягә төшәсен аңлагач, кеше ташламалы программада катнашырга тели дә, ләкин соң була. Гаризаны елга бары бер генә тапкыр тапшырырга мөмкин. Ә дәвалану арзан түгел. Әйтик, хәзерге заманда республикада һәр 43нче кешедә яман шеш авыруы ачыкланган. Күкрәк рагын дәвалау елына 1 миллион 265 мең сумга төшәргә мөмкин. Шикәр диабетын дәвалау 23 меңнән башлана. Кыскасы, социаль җыелмадан баш тартып, кеше елына 8596 сумны кесәсендә калдырса, авырып китеп чыккан акча шактый кыйммәткә төшәргә мөмкин.

- Юл һәлакәтенә очрый калсаң дип, машинаны иминиятләштерәбез бит, шуның кебек, кеше үз сәламәтлегенә карата да игътибарлы булсын иде. Кайчан авырып китәсеңне белеп булмый, ә даруларга чыккан акчаны санап та бетереп булмаска мөмкин, - ди Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында баш белгеч, онколог Рөстәм Хәсәнов.

Эльвира МОЗАФФАР

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X