Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аксубайда әлегә кадәр беркайда да теркәлмәгән ышанулар табылган

Ышанулар арасында бала табу, никах-туй йолалары, кешенең вафаты, искә алу бар.

Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге тарафыннан Аксубай районына оештырылган фольклор-этнография экспедициясендә моңа кадәр билгеле булмаган ышанулар табылган. Бу хакта экспедиция җитәкчесе, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Зәлия Брусько “Татар-информ” агентлыгында үткән матбугат очрашуында сөйләде.

“Әлегә кадәр беркайда да теркәлмәгән ышанулар табылды дип әйтә алам. Гаилә-көнкүреш йолалары дигәндә без бала табу, баланы үстерү, аны тәрбияләү, аннары никах-туй йолалары һәм инде кешенең вафаты, аны соңгы юлга озату, искә алу белән бәйле эш-гамәлләр, ышануларны таптык”, - диде ул.

Зәлия Брусько сүзләренчә, шушы темаларны яктыртучы, шуның белән бәйле булган һәр ышану, һәр тыю, һәр нарратив тулы бер комплекс буларак каралырга тиеш һәм әлеге йолаларны бары тик шул очракта гына тулаем йола итеп күзалларга мөмкин, аның яшәешен, кулланышын тоемларга була.

“Экспедиция барышында гаилә йоласына караган җырлар, лирик җырлар, инструменталь җыр һәм бию көйләре теркәлде. Шулай ук кара-каршы җырлана торган кода-кодагый җырлары, рекрут көйләре язып алынды”, - диде Зәлия Брусько.

Җитәкче һәр авылда диярлек борынгы татар-мишәр этник группасына хас мелодик үзенчәлекләрне саклаган авыл көйләре барлануын әйтте. “Мәсәлән, бу төбәккә генә хас “Дека-Дуча”, “Розалина - малина” кебек уенлы-биюле җырлар бар. Татарлар аеруча яратып башкара торган “Шахта”, “Сарман”, “Герман көе”, “Рамай” шикелле җырлар Аксубай төбәгендә дә очрый”, - диде ул.

“Күп санлы такмаклар да язып алынды. Информантлар тарафыннан шигырь яки такмаза дип аталган шаян дүртьюллыклар зур кызыксыну уятты. Аны уникаль табыш дияргә була”, - диде Зәлия Брусько.

Фото: Султан Исхаков

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев