Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аксубайда табылган борынгы каберлек археологик мирас исемлегенә кертелде

Иске Кыязлы, Кызыл Тау һәм Яңа Кыязлы авыллары арасында урнашкан каберлекләрне X–XIII гасырларга карый дип фаразлыйлар.

Татарстанның Аксубай районында археологлар 2 гектар мәйданда археологик мирас объекты тапкан. “Иске Кыязлы каберлеге” дәүләт тарафыннан саклануга куелды. Бу хакта Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Аксубайда нефть үткәргече сузу проекты буенча хуҗалык җирләренә тарихи-мәдәни экспертиза уздырган вакытта, археологлар элек билгеле булмаган археология мирасы тапты”, - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты боерыгы буенча 1 июльдән “Иске Кыязлы каберлеге” археология мирасы исемлегенә кертелде.

Объект Иске Кыязлы, Кызыл Тау һәм Яңа Кыязлы авыллары арасында урнашкан. Территориянең планировка проекты буенча, ул сәнәгать ихтыяҗлары өчен өлешчә генә кулланачак. Ә калган өлеше тикшерелмәячәк һәм консервацияләнгән хәлдә калачак.

Алдарак социаль челтәрләрдә Аксубай районының Кызыл Тау һәм Яңа Кыязлы авыллары арасында торба сузган вакытта борынгы каберлек табылу турында хәбәр чыкты. Каберлекне X–XIII гасырларга карый дип фаразлыйлар. Видеода олылар һәм балалар сөякләре булган ачык каберләр күрсәтелгән.

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев