Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алдан сайларга да була

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе "Россия Федерациясе гражданнарының референдумда катнашу хокуклары һәм сайлау хокукларының төп гарантияләре турында"гы Федераль закон, Татарстан Республикасы Сайлау кодексы нигезендә вакытыннан алда тавыш бирү чорында территориаль һәм участок сайлау комиссияләренең эш графигын раслады. 2015 елның 13 сентябрендә - Татарстан Республикасы Президентын һәм Саба муниципаль берәмлекләренең вәкаләтле...

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе "Россия Федерациясе гражданнарының референдумда катнашу хокуклары һәм сайлау хокукларының төп гарантияләре турында"гы Федераль закон, Татарстан Республикасы Сайлау кодексы нигезендә вакытыннан алда тавыш бирү чорында территориаль һәм участок сайлау комиссияләренең эш графигын раслады. 2015 елның 13 сентябрендә - Татарстан Республикасы Президентын һәм Саба муниципаль берәмлекләренең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлаулар көнендә, яшәү урыны буенча исемлеккә кертелеп, шул адрес буенча сайлау участогына нигезле сәбәп (отпуск, командировка, хезмәт һәм уку режимы, дәүләт һәм җәмәгать вазыйфаларын үтәү, сәламәтлек торышы һәм башка сәбәпләр) аркасында килә алмаучыларга алдан тавыш бирү мөмкинлеге тудырыла.

Графиклар түбәндәгечә:

Территориаль сайлау комиссиясендә (шәһәр тибындагы Байлар Сабасы бистәсе, Г.Закиров урамы, 52 йорт, хакимият бинасы) 2-8 сентябрь­ләрдә эш көннәрендә - 16.00-20.00 сәгатьләрдә, шимбә, якшәмбе көннәрендә - 8.00-16.00 сәгатьләрдә;

Участок сайлау комиссияләрендә алдан тавыш бирү вакыты: 2015 елның 9-12 сентябрьләрендә эш көннәрендә - 16.00- 20.00 сәгатьләрдә, шимбә - 8.00-16.00 сәгатьләрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев