Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алексеевскида йорт хайваннарында йогышлы чирләргә каршы көрәшергә өйрәттеләр

Өйрәнүләр себер түләмәсе, африка чумасы, тилчә, кош гриппы, нодуляр дерматит кебек куркыныч инфекцияләрне бетерүгә багышланган иде.

Бүген Алексеевск районы Юеш Көрнәле авылында йорт хайваннары һәм кошларда куркыныч йогышлы авыруларга каршы көрәш буенча өйрәнүләр узды. Елга бер тапкыр үткәрелә торган бу чарага Татарстанның барлык ветеринария берләшмәләреннән килгәннәр.

Өйрәнүләрдә катнашучылар берничә отрядка бүленде. Ветеринария разведкасы, хайваннарны тоту һәм агулап үтерү, исәптә тоту, утильләштерү, дезинфекция, табиб-шәфкать туташы бригадасы, кыргый хайваннарың санын исәпкә алу һәм башка төркемнәр.

Республика ветеринария лабораториясе белгечләре себер түләмәсе, африка чумасы, тилчә, кош гриппы, нодуляр дерматит диагнозлары ачыкланса, хайваннарда нинди патологик материаллар алынырга тиешлеген күрсәттеләр. Карантин зонада барысы да стериль булып, махсус киемдә, антисептиклар кулланып эшләү мәҗбүри булуын искәрттеләр.

Себер түләмәсен раслау өчен, үлгән бозау кайсы ягы белән ятса, шул ягының колагы алына. Башта колак төбеннән нык итеп кысып бәйләнә, лигатура салына, шуннан колак кисеп алына. Бозау мәетенең киселгән урынын көйдереп алалар, бу кан, кисек калдыклары тирә-якка чәчелмәсен өчен шулай эшләнә. Материал пакетка тыгыла, яхшылап каплана һәм тикшерүгә җибәрелә.

Тилчә - мөгезле эре терлектә вируслы чир. Кешегә дә йогарга мөмкин. Терлекнең авыз куышлыгы, аңкавы бозыла, тоякта эрозия барлыкка килә. Бу чиргә шик туганда, терлекнең телен кисеп алырга өйрәттеләр. Материал стериль пакетка салына һәм лабораториягә озатыла. Нодуляр дерматитны раслау өчен, терлекнең тән тиресе кисеп алына.

Дуңгызларда африка чумасын тикшерү өчен, үле дуңгызның корсак-күкрәк куышлыгын ярып карадылар. Лимфотөеннәр, бавыр, талак әгъзаларының кисәкләре алынды. Болар барысы да махсус документка теркәлеп куела. Кош гриппына тикшерү өчен, белгечләр тавыкның бугазыннан һәм арт ягыннан пробалар алдылар. Материал стериль пакетка салынып, лабораториягә озатыла.

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов иң яхшы җиһазланыш Татарстанда булуын искәртте. "Елның теләсә кайсы фасылында, теләсә нинди һава торышында кыр шартларына барып, эпизоотик иминлекне тәэмин итү чараларын уздырып була", - диде.

"Быел без 9 ай буе тотрыклылыкны саклап киләбез, ләкин уяу булырга кирәк. Россия Федерациясендә дуңгызларда африка чумасының күпме чыганаклары бар, дөрес, кош гриппы буенча вазгыять быел бераз яхшырак. Теләсә кайсы вакытта без гадәттән тыш хәлләр урыннарына чыгарга әзер торырга тиеш", - дип искәртте Алмаз Хисаметдинов.

Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин Россиядә быел дуңгызларда африка чумасының 108 очрагы теркәлгәнен әйтте. 75 очрак - йорт дуңгызлары, 33е кыргый кабаннар арасында. "Бүген йорт дуңгызлары тотылган 29 урында карантин режимы. Приморье крае, Еврей автоном округы, Амур, Түбән Новгород, Курск, Саратов өлкәләре. Ел башында Ростов өлкәсендә ике тапкыр кош гриппы очрагы теркәлгән", - дип сөйләде.

Габделхак Мотыйгуллин әйтүенчә, йогышлы дерматит буенча карантин режимында 32 урын. Саратов, Новосибирск, Төмән, Омск өлкәләре һәм Алтай крае керә. 3 октябрь көнне тикшерү барышында Саратовта шәхси хуҗалыкта шушы вирус ачыкланган. Былтыр Россиянең 7 субъектында 64 вирус табылган урын теркәлгән, 315 баш терлек авырган. "Бу эшләр өйрәнүләрдә генә башкарылсын, бәла-казалар килмәсен", - дигән теләктә калды өйрәнүләрдә катнашучылар.
 

Фото: Гөлнар Гарифуллина

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев