18 октябрь 2019 яңалыклары
-
Айдар Тимербаев иҗат иткән җырлар бәйгесе
Бүген Саба мәдәният йортында һәвәскәр җырчылар башкаруында композитор, күп җырлар авторы, якташыбыз Айдар Тимербаев иҗат иткән җырлар бәйгесе булды.
-
Татарстанда салкын яллар фаразлыйлар
Бу көннәрдә көчле явым-төшем көтелми.
-
Иномарка белән бәрелешкән машинаның йөртүчесе һәлак булган
Фаҗига бүген көндез Казан-Малмыж юлында булган.
-
Әфганстанда шартлау булган мәчеттә утыздан артык кеше һәлак булган
Җомга намазында ике шартлау булган.
-
Татарстанда ир кеше балалар бакчасына пычак белән хөҗүм итә
Чаллыда Росгвардия хезмәткәрләре балалар бакчасына пычак тотып килгән ир-атны тоткарлаган. Ул моны хатыныннан үч алу теләге белән эшләгән.
-
РИШВӘТ ВӘСВӘСӘСЕ
Сүзне риваятьтән башлыйк әле. Бер кол җир казыганда балдак тапкан да, бармагына киеп куйган, ди. Шул вакыт моның яныннан алты ат җигелгән зиннәтле трантаста фиргавен үтеп бара икән. “Минем дә шундый трантасым булсын иде”,– дип уйлап куя кол балдакны сыпырып. Шул вакыт атлар туктап кала һәм фиргавен трантастан төшеп: “Син ничә ел коллыкта яшәдең. Атаң да, бабаң да эшчән коллар иде. Шуңа күрә мин сине азат итәм һәм атлар да синеке, ал”,– димәсенме! Бу хәлгә хәйран калган кол сихерле балдак тапканлыгын аңлап ала һәм: “Ник әле атлар гына, хуҗамның бөтен байлыгы миңа булсын“,– дип тә уйлап куя. Балдак тылсымлы бит, кыскасы, фиргавен бар байлыгын һәм хатынын да колга бирә. Чөнки кол шулай тели. АКШның федераль тикшеренүләр бюросы директоры Луис Фри коррупциягә каршы көрәш темасына багышланган лекциясен шул риваятьтән башлый торган булган. “Моннан бернинди дә нәтиҗә ясамыйм. Әмма тылсымлы балдак кем кулына гына төшмәсен, һәркем теге кол шикелле эшләр иде, чөнки коррупция барыннан да элек кешенең аңында яши. Берегезне дә кимсетергә теләмим. Кайсыгыз башкача уйлый? Әйдәгез, фикерләшик”,– дип дәвам иткән ул.
-
Алексеевскида йорт хайваннарында йогышлы чирләргә каршы көрәшергә өйрәттеләр
Өйрәнүләр себер түләмәсе, африка чумасы, тилчә, кош гриппы, нодуляр дерматит кебек куркыныч инфекцияләрне бетерүгә багышланган иде.
-
Җиңел һәм йөк автомобильләре бәрелешкән
Юл һәлакәте Сокуры авылыннан чыгу юлында булган.
-
Хәмдүнә Тимергалиева Әнвәр Нургалиев концертында гашыйк булуы хакында әйтә
Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиевнең Казанда 15-20 октябрь көннәрендә концертлары бара. Аның концертларында халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева да чыгыш ясый. Әнвәр Нургалиев үзенең инстаграмында Хәмдүнә Тимергалиеваның чыгышы вакытындагы кызыклы мизгелне урнаштырды.
-
“Язучының бәхете – укучылары булу...”
Районыбызның үзәк китапханәсе хезмәткәрләре оештыруында уза торган әдәби маназара кысаларында 15 октябрь көнне Сабага язучы Рабит Батулла һәм артист Рөстәм Маликов килде
-
Батарейкаларны башка калдыклар белән бергә чүплеккә ташлауны тыярга ниятлиләр
Гражданнарны әлеге калдыкларны махсус контейнерларга ташларга, кибетләргә яки алга таба эшкәртү өчен операторларга тапшырырга мәҗбүр итәчәкләр.
-
Ачлыктан интегеп үлгән баланың әнисен нинди җәза көтә?
Кировта яшәүче Мария Плёнкина 3 яшьлек кызын үлергә калдырган иде. Хатынны экспертиза акылга зәгыйфь түгел, ә сәламәт дигән карар чыгарган. Баланың мәетен Щорс урамында 20 февраль көнне оныгын туган көне белән котларга килгән әбисе таба.
-
Волонтерлар ярдәмгә килде
Татарстанда 14 октябрьдән цифрлы телевидение эпохасы башланды. Яңалыкка күчеш безнең районда да җитди проблемаларсыз гамәлгә ашырылды. Интерактив һәм спутник телевидениесе караучылар аналогның бетүен гомумән сизмәделәр. Кайбер йортларда цифрлыга күчү өчен телевизорны приставкасыз гына көйләргә кирәк булды. Бу мәсьәләдә өлкәннәргә волонтёрлар ярдәмгә килде.
-
Креветкалар белән пицца
Камыр: 200 мл җылы су, 1 бал кашыгы шикәр комы, 1 бал кашыгы тоз, 3-4 аш кашыгы май, 6-7 гр коры чүпрә, он. Барысын да бергә болгатып, басып, камырны 10 – 15 минут ял иттереп алабыз.
-
Татарстанның спорт гимнастлары Идел буе федераль округы беренчелегендә җиңде
8-12 октябрьдә Пенза шәһәрендә спорт гимнастикасы буенча турнир узды.