Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Җиңел һәм йөк автомобильләре бәрелешкән

Юл һәлакәте Сокуры авылыннан чыгу юлында булган.

Татарстанның Лаеш районында җиңел һәм йөк автомобильләре бәрелешкән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне үз күзләре белән күргән кешеләр хәбәр итте.

Аларның мәгълүматлары буенча, Сокуры авылыннан чыгу юлында «Гранта» пикап зур тизлектә «КАМАЗ»га килеп бәрелгән.

Нәтиҗәдә, җиңел автомобильнең йөртүчесе машинада бикләнеп калган – ир-атның аягы кысылган.

Урынга килгән махсус хезмәтләр, зыян күрүчене салоннан чыгарып, табибларга тапшырган. Ир-атны хастаханәгә озатканнар. 

Фото: очевидцы

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев