Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Ачлыктан интегеп үлгән баланың әнисен нинди җәза көтә?

Кировта яшәүче Мария Плёнкина 3 яшьлек кызын үлергә калдырган иде. Хатынны экспертиза акылга зәгыйфь түгел, ә сәламәт дигән карар чыгарган. Баланың мәетен Щорс урамында 20 февраль көнне оныгын туган көне белән котларга килгән әбисе таба.

21 яшьлек ана баласын ризыксыз һәм сусыз калдырып, торбадагы җылылыкны сүндереп һәм ишеген бикләп, бер атнага өеннән чыгып киткән. Баланың ачлыктан, суга тилмерүдән һәм туңудан үлгәнлеге ачыклана.

Экспертлар ачыклавынча, бала хәтта кер юу порошогына кадәр ашарга тырышып караган. Социаль челтәрләрдә Мария кызын “фәрештә” һәм “тормышының яктысы” дип атый, тик танышлары аның баласын берничә тапкыр балалар йортына бирергә ниятләве турында әйткән. Әни кеше психик яктан сәламәт дип табылган. Ул салкын бүлмәдә ач килеш балага исән калу мөмкинлеге юк икәненә төгәл ышанып, бу адымын планлаштырган дип саныйлар.

Мариягә 8 елдан 20 елга кадәр төрмә яный.

Фото: pixabay.com

Чыганак: vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев