Әфганстанда шартлау булган мәчеттә утыздан артык кеше һәлак булган
Хәвеф-хәтәр

Әфганстанда шартлау булган мәчеттә утыздан артык кеше һәлак булган

Җомга намазында ике шартлау булган.

Бүген Әфганстанның Нангархар провинциясендә Джодари авылында мәчеттә җомга намазы вакытында шартлау аркасында 31 кеше үлгән. Бу турыда «Интерфакс» хәбәр итә.

«Җомга намазында ике шартлау булды. Шул сәбәпле, мәчет түбәсе җимерелде. Кешеләр һәлак булды һәм җәрәхәтләнде», - дип хәбәр иткән журналистларга провинция советы рәисе Әхмәд Али.

Фото: pixabay.com

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев