Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Волонтерлар ярдәмгә килде

Татарстанда 14 октябрьдән цифрлы телевидение эпохасы башланды. Яңалыкка күчеш безнең районда да җитди проблемаларсыз гамәлгә ашырылды. Интерактив һәм спут­ник телевидениесе караучылар аналогның бетүен гомумән сизмәделәр. Кайбер йортларда цифрлыга күчү өчен телевизорны приставкасыз гына көйләргә кирәк булды. Бу мәсьәләдә өлкәннәргә волонтёрлар ярдәмгә килде.

Аларның кураторы Алисә Гомәрова әйтүенчә, районда 48 волонтёр эшләгән һәм 30га якын кешегә цифрлы телевидение җиhазларын урнаштырырга булышкан. Күбесе Шәмәрдән авыл җирлегендә  яшәүчеләр. Сабада – 7, Олы Кибәчедә – 3, Килдебәк авыл җирлегендә 6 кешегә  волонтер  ярдәме  кирәк булган. Күпчелек өлкәннәрнең проб­лемасын бу мәсьәләдә  балалары, оныклары хәл иткән. Тимершык  авыл җирлегендә өлкән кеше яшәгән бер  йортта телевизорының приставка тоташтыру өчен дә иске марка икәнлеге билгеле булды. Хөкүмәт булышлыгына хокуклылар 39 гаилә ачыкланып, аларга  приставка сатып  алу  суммасына  компенсация ясалачак.

Фото: Михаил Захаров/tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев