Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда ир кеше балалар бакчасына пычак белән хөҗүм итә

Чаллыда Росгвардия хезмәткәрләре балалар бакчасына пычак тотып килгән ир-атны тоткарлаган. Ул моны хатыныннан үч алу теләге белән эшләгән.

Әлеге хәл кичә 12.47 сәгатьтә Чаллының Яңа шәһәрендә булган. Шәһәрнең полиция бүлегенә 23нче комплекста урнашкан балалар бакчасыннан килгән хәбәр буенча урынга маршрутта булган ведомстводан тыш сак хезмәте экипажы бара.  Росгвардия хезмәткәрләре бакчага санаулы минутлар эчендә барып җитә. Аларга бакча каравылчысы бинага пычак белән коралланган ир-атның керүен җиткерә. Шикле адәм бакча ишегалдында тоткарлана, аның исерек булуы ачыклана.

Ир-атның үзе белән пычак кына түгел, газ баллончигы да була. Тикшерү барышында ачыкланганча, 1974 елгы ир-ат бакчада пешекче булып эшләүче хатынын көнләгән һәм шундый ахмак юл белән мөнәсәбәтләрне ачыкларга теләгән.

Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә, дип хәбәр итттеләр “Шәһри Казан”га Татарстанның Росгвардия идарәсенең матбугат хезмәтеннән.

Фото: tatar-today.ru

Чыганак: tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев