Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда салкын яллар фаразлыйлар

Бу көннәрдә көчле явым-төшем көтелми.

Алдагы тәүлеккә Казанда синоптиклар аязучан болытлы һава торышы фаразлый. 18-нче октябрьдән 19-нчы октябрьгә каршы төндә шәһәрдә бераз яңгыр явачак. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Һава температурасы төнлә +2-дән +4 градуска кадәр булачак. Көндез һава 4-6 градуска кадәр җылыныр, дип көтелә, явым-төшем көтелми.

Татарстанның башка районнарында да аязучан болытлы һава торышы көтелә. Яңгыр һәм юеш кар явуы ихтимал. Җил төньяк-көнчыгыштан талгын булачак. 18-нче октябрьдә төнлә һава температурасы 0-дән +5 градуска кадәр, көндез максималь температура +3-тән +8 градуска кадәр булачак.

19-нчы октябрьдә синоптиклар Татарстанда явым-төшемсез, алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, дип фаразлый. Җил төньяк-көнчыгыштан көньякка күчүчән, талгын булачак. Төнлә һава температурасы +2-дән -3 градуска кадәр, көндез +4-тән +9 градуска кадәр булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. 

Фото: kzn.ru

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев