Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

РИШВӘТ ВӘСВӘСӘСЕ

Сүзне риваятьтән башлыйк әле. Бер кол җир казыганда балдак тапкан да, бармагына киеп куйган, ди. Шул вакыт моның яныннан алты ат җигелгән зиннәтле трантаста фиргавен үтеп бара икән. “Минем дә шундый трантасым булсын иде”,– дип уйлап куя кол балдакны сыпырып. Шул вакыт атлар туктап кала һәм фиргавен трантастан төшеп: “Син ничә ел коллыкта яшәдең. Атаң да, бабаң да эшчән коллар иде. Шуңа күрә мин сине азат итәм һәм атлар да синеке, ал”,– димәсенме! Бу хәлгә хәйран калган кол сихерле балдак тапканлыгын аңлап ала һәм: “Ник әле атлар гына, хуҗамның бөтен байлыгы миңа булсын“,– дип тә уйлап куя. Балдак тылсымлы бит, кыскасы, фиргавен бар байлыгын һәм хатынын да колга бирә. Чөнки кол шулай тели. АКШның федераль тикшеренүләр бюросы директоры Луис Фри коррупциягә каршы көрәш темасына багышланган лекциясен шул риваятьтән башлый торган булган. “Моннан бернинди дә нәтиҗә ясамыйм. Әмма тылсымлы балдак кем кулына гына төшмәсен, һәркем теге кол шикелле эшләр иде, чөнки коррупция барыннан да элек кешенең аңында яши. Берегезне дә кимсетергә теләмим. Кайсыгыз башкача уйлый? Әйдәгез, фикерләшик”,– дип дәвам иткән ул.

Район үзәк китапханәсе каршында эшләүче “Өл­кәннәр” клубы утырышына чакырылгач, мин дә чы­гышымны шушы риваятьтән башлаган идем. Баш­кача  уйлаучылар табылмады шикелле.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев