Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алексей Морозов җавап бирде: "МХЛны калдырып китә алмыйм..."

"Ак Барс" хоккей клубы Алексей Морозовка клубта генераль менеджер вазифасын тәкъдим итүе турында җиткергән иде. Әлеге тәкъдимгә карата Россия Яшьләр хоккей лигасы (МХЛ) идарәче директоры вазифасын башкаручы Алексей Морозов үз фикерен белдерде.

Аның сүзләренә караганда, хәзер барысы да сөйләшүләр дәрәҗәсендә генә, бу хакта бернинди дә ачыклык кертердәй яңалык юк икән.

- Әлеге вазифа миңа кызыкмы, дисезме? - дигән Алексей Морозов. - Хоккей өлкәсендә эшләү һәрвакыт кызык, бу минем яшәү рәвешем. Әлегә без бернинди дә карарга килмәдек, мәсьәләне уртага салып сөйләшмәдек. Хәзер мин МХЛда эшлим, бездә плей-офф бара. Бүген мин МХЛны калдырып китә аламмы? Юк, хәзер бездә плей-офф, сезонның иң кызыклы вакыты.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев