Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алинә Заһитова, спорт карьерасын тәмамлагач, нәрсә белән шөгыльләнәчәк?

Олимпия чемпионы Алинә Заһитова спорт карьерасы тәмамланганнан соң, нәрсә белән шөгыльләнәчәге турында сөйләде.

Япония телевидениесенә биргән интервьюсында фигуралы шуу остасы япон рестораны ачарга хыяллануын белдерде. Интервьюның видеоязмасы Заһитованың Инстаграмдагы фан-битендә барлыкка килде.

«Хәзерге вакытта мин Япония буенча йөрим, япон рестораннарында барлык нәрсәнең дә ничек урнаштырылганын карыйм. Әлегә минем беренче планда фигуралы шуу тора, ә бу кызыксынуым спорттан соң булыр дип уйлыйм.

Миңа “рамен” ашы бик ошый, тик аның дуңгыз яисә сыер итеннән әзерләнгәнен ашамыйм. Миңа махсус тавык ите белән эшлиләр. Хәзерге вакытта бу — минем Япониядәге иң яраткан ризыгым”, — ди спортчы кыз.

Билгеле булуынча, Франциядә Гран-при этабында Алинә Заһитова көмеш медаль яулады. Алда 22-24 ноябрьдә Япониядә узачак Гран-при этабы тора.

 

 

Фото: скриншот инстаграм

Чыганак: tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X