Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алсу -"Иң яхшы әйдаман-2020" конкурсы җиңүчесе

19 февраль көнне, Лаеш районында "Иң яхшы әйдаман - 2020" республика конкурсының финалы булып узды. Бәйгедә республикабызның 42 муниципаль районыннан 51 отряд әйдаманы үз осталыкларын күрсәтте.

Финалда алар үзләре турында, отрядлары турында сөйләделәр, шулай ук интеллектуаль уеннарда һәм “эшлекле уенда” көч сынаштылар. Әлеге ярышлар аша конкурсантларның төрле яклары: оештыру сәләте, аралашучанлыгы, креативлыгы, коллектив белән эшли белүе бәяләнде.

Әлеге конкурста районыбыз данын Саба гимназиясе укучысы Вәлиева Алсу яклады. Ул барлык этапларда да лаеклы чыгыш ясап “Иң яхшы әйдаман-2020” исеменә лаек булды. Конкурста катнашучыларны чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар, иҗади табышлар һәм уңышлар телибез!

Мәглүмат район сайтыннан алынды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев