20 февраль 2020 яңалыклары
-
Тел, әдәбият һәм сәнгать институты яңа буын татар теле дәреслеген тәкъдим итте
Проект Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча гамәлгә ашырыла.
-
Татарстанлылар күп функцияле үзәктә күп балалы гаилә таныклыгы алачак
2020 елда республиканың күп функцияле үзәкләре 26 яңа хезмәт күрсәтә башлый.
-
Ләйлә Фазлыева ветераннарның яшәү шартларын яхшыртуда алдынгы районнарны атады
Муниципаль район, шәһәр округлары башкарма комитетларында ветераннар, тыл хезмәтчәннәренең социаль-көнкүреш проблемаларын хәл итү буенча эшче комиссия төзелгән.
-
Рамил Төхвәтуллин җанисәп алдыннан татарларга янаган куркынычлар турында искәртте
Депутат халык санын исәпкә алуда татарлар санын киметмәү өчен парламент контроле, Россия төбәкләренә мөрәҗәгать юллау кирәклеген әйтте.
-
Кытай спортчылары фехтование буенча Дөнья кубогы этабында катнашу өчен Казанга килде
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Кытай делегациясенең Татарстан башкаласында яшәү урыны билгеле булды.
-
Рөстәм Нәбиевнең баласы реанимациягә эләккән
Хәрби хезмәттә вакытта фаҗига нәтиҗәсендә ике аягын да югалткан, бүгенге көндә блогер буларак танылган Рөстәм Нәбиев гаиләсендә күңелсез хәл. Төпчек кызлары Әминә хастаханәгә эләккән.
-
Бушлай исемлеккә тагын дүрт вакцина өстәлә
Россиядә бушлай ясалучы вакциналар исемлегенә тагын дүртәү өстәлергә мөмкин. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Краевой җиткерә.
-
Республика бюджетына өстәмә акчаны социаль юнәлешле эшләргә сарыф итәчәкләр
2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар планлы чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
-
Фирдүс Тямаев: "Үтерде бу кыз кичә..."
Фирдүс Тямаев Яр Чаллыга 10 көнлек концертлары белән килде. Беренче көн бик дулкынландыргыч булган булса кирәк. Чөнки җырчы: “Яр Чаллыда беренче көн концертта бик нык каушап программамны бутап бетердем, ярар, бар да әйбәт булыр, алда 9 көн бар. Бик нык каушадым. Концерт алдыннан кәеф яхшы булса, артык шатланып чыксам, гел шулай була дип”, - дип үзен тәнкыйтьләп алды.
-
Татарстан буенча эчке эшләр министры кадрлар җитмәүгә зарланды
Артем Хохорин парламент утырышында 2019 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре турында хисап тотты.
-
Тәлгат Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән китапханәсендә әдәби сәгать
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Тәлгат Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән китапханәсендә ТАССРга 100 ел, Бөек Җиңүгә 75 ел һәм Саба районына 90 ел булу уңаеннан әдәби сәгать үткәрелде. Ял итүчеләр кызыклы һәм файдалы мәгълүмат туплап кайттылар.
-
Район-шәһәрләргә Татарстан Республикасының иң югары дәүләт бүләге тапшырыла алачак
«Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
-
«Татар-информ»да «Татар әдәбияты тарихы»ның җиденче томы чыгу турында сөйләшәчәкләр
Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.
-
Рөстәм Миңнеханов балаларны спортка тартуга бәйле иң яхшы тәҗрибәне тәкъдим итәчәк
Республикада яшәүчеләрнең яртысы даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә.
-
Артем Хохорин «Безнең ишегалды» программасына видеокүзәтү кертүне тәкъдим итте
Ишегалларына видеокамералар урнаштыруны дәвам итәчәкбез, алар әле барлык җирдә дә юк, диде министр.