Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Фирдүс Тямаев: "Үтерде бу кыз кичә..."

Фирдүс Тямаев Яр Чаллыга 10 көнлек концертлары белән килде. Беренче көн бик дулкынландыргыч булган булса кирәк. Чөнки җырчы: “Яр Чаллыда беренче көн концертта бик нык каушап программамны бутап бетердем, ярар, бар да әйбәт булыр, алда 9 көн бар. Бик нык каушадым. Концерт алдыннан кәеф яхшы булса, артык шатланып чыксам, гел шулай була дип”, - дип үзен тәнкыйтьләп алды.

Каушарлык та булган шул. Беренче рәттә утырган Чаллы кызы сәхнәгә чыгып Фирдүс Тямаевны озаклап җибәрмичә кочаклап тора. Җырларга да ирек бирмичә, сәхнә уртасында, тамашачылар алкышлавы астында шулай кочаклап туйгач кына урынына утырырга карар кыла тамашачы кыз. Өстәвенә, Фирдүскә дигән чәчәкләрен дә вахтер өстәленнән алганын әйтеп, җырчыны да, залны да көлдерә. “Үтерде бу кыз кичә. Аптырап тормаган, вахтер өстәленнән чәчәк алып килгән. Төрле хәлләр була концертта”, - дип нәтиҗә ясый Фирдүс Тямаев әлеге көнгә.

 

 

Фото: скриншот инстаграм

Чыганак: matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев