Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республика бюджетына өстәмә акчаны социаль юнәлешле эшләргә сарыф итәчәкләр

2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар планлы чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Татарстан бюджетына өстәмә 4,4 млрд сум акча социаль объектларны капиталь төзекләндерүгә, юллар төзелешенә һәм дәүләт программаларын кушылып финанслауга сарыф ителәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының җиденче утырышында билгеле булды.

Республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин закон проекты буенча бюджетның керем өлеше 4,4 млрд сумга артуы, чыгым өлеше 37,3 млрд сумга артуын билгеләп узды.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин өстәмә акча үтәлмәгән дәүләт контрактларын түләүгә юнәлтеләчәген әйтте. Болар юл төзү эшләре, социаль тармак объектлары төзелеше, капиталь ремонты, дәүләт программаларын кушылып финанслау.

Татарстан бюджетының гомуми күләме керемнәр буенча 274 млрд 430 млн сум, чыгымнар 310 млрд 554,9 млн сум, дефицит 36 млрд 124,9 млн сум. Дефицит финанслау чыганаклары белән тулысынча тәэмин ителгән.

Депутатлар соравына җавап биргәндә, Радик Гайзатуллин сыйныф җитәкчеләренә өстәмә акча федераль бюджетта каралганын, укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итү мәсьәләсе карау стадиясендә булганын билгеләп узды.

2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар планлы чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Фото: архив/Егор Никитин

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев