Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ләйлә Фазлыева ветераннарның яшәү шартларын яхшыртуда алдынгы районнарны атады

Муниципаль район, шәһәр округлары башкарма комитетларында ветераннар, тыл хезмәтчәннәренең социаль-көнкүреш проблемаларын хәл итү буенча эшче комиссия төзелгән.

ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Министрлар Кабинетында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек һәм аны бәйрәм итүне оештыру комитеты утырышында ветераннарның яшәү шартларын яхшыртуда алдынгы һәм калышучы районнарны атады.

«Россия оештыру комитеты карары нигезендә, муниципаль район, шәһәр округлары башкарма комитетларында ветераннар, тыл хезмәтчәннәренең социаль-көнкүреш проблемаларын хәл итү буенча эшче комиссия төзелгән. Социаль паспортларны тутыру эше башкарылды. Йортлар буенча йөреп, ветераннарның торак, социаль-көнкүреш шартларын яхшырту эше уздырыла», — диде вице-премьер.

Аның сүзләренчә, бу эш Әлмәт, Арча, Лаеш, Саба районнарында, Казан, Чаллыда сыйфатлы төстә башкарыла. «Бу юнәлештә Баулы, Мөслим, Алабуга районнарында эшне көчәйтергә кирәк», — диде Ләйлә Фазлыева.

Ул йортлар буенча йөреп, ветераннарның тәкъдим, үтенечләре җыелуын әйтте.

Утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов катнашты.

Фото: tatarstan.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X