Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан буенча эчке эшләр министры кадрлар җитмәүгә зарланды

Артем Хохорин парламент утырышында 2019 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре турында хисап тотты.

Татарстанда узган елда полиция хезмәткәрләре җитешмәү 10 процент дәрәҗәсендә булган. Әлмәттә, Казанда, Түбән Камада 20 процентка кадәр җиткән. Бигрәк тә, кытлык участок вәкаләтле вәкилләре һәм җинаятьчеләрне эзләү хезмәтләрендә сизелә. Бу хакта ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин Татарстан Дәүләт Советының җиденче утырышында әйтте.

Аның сүзләренчә, 2019 елда яңа кадрлар килүен арттыруга берникадәр ирешелсә дә, китүчеләр барыбер шактый кала. «Профессионаллар китә. «Без «чи» кешеләрне кабул итәбез, ә 10-20 шәр ел эшләгән кешеләр пенсия яшен арттыру турында сүзләр нигезендә китә. Әлегә бу мәсьәлә федераль дәрәҗәдә хәл ителмәгән», — диде Артем Хохорин.

«Безнең уртача хезмәт хакы дәрәҗәсе республика буенча уртача күрсәткечтән түбәнрәк дәрәҗәдә калды. Кадрлар китә башлады, 2018 ел уртасында шушы проблема белән очраштык. Былтыр кадрлар җитешсезлеге 10 процент иде, ел азагына гына 7 процентка җиткерә алдык, участок вәкилләре, җинаятьчеләрне эзләү хезмәтләренең аерым урыннарында белгечләргә кытлык хәтта 30 процентка җиткән», -диде министр.

Хохорин сүзләренчә, милиция полициягә әверелгән вакыттан башлап, хезмәт хакларында әллә ни үзгәрешләр булмаган. Бу вакыт эчендә хезмәткәрләр 30 процентка кимегән, җинаятьләр, мөрәҗәгатьләр буенча эш күләме арткан. Былтыр халыктан килгән гаризалар 107 меңгә күбрәк булган, шулар буенча эш үткәрелгән.

Министр әйтүенчә, Татарстанда аерым бүлекчәләрдә уртача эш йөкләмәсе Идел буе федераль округы буенча төбәкләрнекеннән артыграк.

Фото: архив/Рамиль Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев