Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанлылар күп функцияле үзәктә күп балалы гаилә таныклыгы алачак

2020 елда республиканың күп функцияле үзәкләре 26 яңа хезмәт күрсәтә башлый.

2020 елда Татарстанның күп функцияле үзәкләре «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты буенча 26 яңа хезмәт күрсәтә башлаячак. Бу хакта оешманың йомгаклау киңәшмәсендә Татарстанда күп функцияле үзәк директоры Ленара Мозаффарова хәбәр итте.

«Киләчәктә күп функцияле үзәктә күрсәтелә торган хезмәтләр исемлеге тагын 26га артачак. Тиздән анда аучылык билеты бирүне сорап мөрәҗәгать итәргә, тракторны техник тикшерүгә гариза бирергә, күп балалы гаилә таныклыгы алырга мөмкин булачак», — диде Ленара Мозаффарова.

Узган елда Татарстанның күп функцияле үзәкләре яңа 24 хезмәт күрсәтә башлады, алар арасында гражданнарны үзмәшгуль буларак теркәү, бала өчен айлык пособие билгеләү турында гариза кабул итү бар.

Моннан тыш, 2019 елның декабрендә оешманың колл-үзәге республикада яшәүчеләргә татар телендә консультация бирә башлады.

Фото: архив, Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев