Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алсу Сафина Мәскәүдә узачак Сабантуйда татар халык ашлары пешерәчәк

Җырчы кызлары белән өчпочмак, бәрәңге шулпасы һәм токмач ашын әзерләячәк.

Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты Алсу Сафина кызлары Микелла һәм Сафина белән Мәскәүдә онлайн узачак Сабантуйда татар халык ашлары әзерләячәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Мәскәү Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Фарисов сөйләде.

«4 июльдә уздырылачак Мәскәү Сабантуеның йолдызлы кунагы булып Алсу Сафина киләчәк. Ул кызлары белән яраткан татар ашларын пешереп күрсәтәчәк. Алсу үзен сәхнәдә генә түгел, аш-суда да оста икәнлеген күрсәтте. Тамашачылар Алсу белән бергәләп ашларны пешерә алачак», — диде Фәрит Фарисов.

Алсу Сафина кызлары белән яраткан ризыкларын пешерәчәген әйтте. «Быел Сабантуй безне онлайн форматта булса да берләштерә. Кызларым белән өчпочмак, бәрәңге шулпасы, токмач ашын пешергән мизгелне карамыйча калмагыз», — диде җырчы.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/02-07-2020/alsu-safina-m-sk-d-uzachak-sabantuyda-tatar-halyk-ashlary-pesher-ch-k-5753884

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X