2 июль 2020 яңалыклары
-
Сабантуй быел ТНВ каналында онлайн-режимда уза
2020нче елда коронавирус пандемиясе аркасында барлык бәйрәмнәр телевидение форматына күчте.
-
Традицион мәдәниятне үстерү үзәге онлайн Сабантуй уңаеннан флешмоб башлады
Онлайн форматтагы Сабантуй 2нче июльдән 4 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
-
Фермерлар грант программаларында җиңүчеләр арасында сабалар да бар
«Кыр көне»ндә үз эшен башлар өчен грант откан фермерларга сертификатлар тапшырылды.
-
"Солдат улым кайта бүген",-диеп, көтә сезне газиз аналар...
Бүген Казан тимер юлы вокзалында армия хезмәтен тутырып туган якларына кайтучы Төбәк егете Илфир Бикмиевны каршы алдылар. Илфир башта Чиләбедә, аннары Мәскәү өлкәсендә хезмәт иткән. Солдатны вокзалда әтисе, туганнары каршы алды.
-
Синоптиклар яшенле яңгыр һәм көчле җил турында кисәтә
Республика территориясендә урыны белән томан төшәргә мөмкин.
-
Алсу Сафина Мәскәүдә узачак Сабантуйда татар халык ашлары пешерәчәк
Җырчы кызлары белән өчпочмак, бәрәңге шулпасы һәм токмач ашын әзерләячәк.
-
Җиде көн элек югалган балыкчыны Әлмәттәге сусаклагычта тапканнар
63 яшьлек ир-атның мәетен, яр буена алып чыгып, полицейскийларга тапшырганнар.
-
Россиядә 1 июльдән торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләренә тарифларны индексациялиләр
Татарстанда торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләренә тарифлар 4 процентка күтәреләчәк. Бу Россия буенча уртача дәрәҗәгә тәңгәл булачак.
-
Конституциягә төзәтмәләр кертү өчен Татарстанда 80 процентка якын кеше тавыш биргән
Республикада тавыш бирүдә барлыгы 2,3 миллионнан артык кеше катнашкан.
-
“ЯМЬЛЕ САБА” маршруты проекты
Элек-электән кешене тарихка җәлеп итүнең иң актив һәм иҗади формаларыннан берсе булып туган якны өйрәнү торган. Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр. Безнең бай тарихыбыз, мәдәниятебез, мәгарифебез, батыр, эшчән халкыбыз бар. Авыллар тарихы – халкыбыз тарихының аерылгысыз бер өлеше, мөһим өлеше ул.
-
Марат Зяббаров на Дне поля в Татарстане вручил сертификаты грантополучателям
Сегодня в рамках выставки «День поля в Татарстане – 2020» в Лаишевском районе заместитель Премьер-министра РТ - министр сельского хозяйства и продовольствия Татарстана Марат Зяббаров вручил сертификаты фермерам и кооперативам, победившим в конкурсах по программам для семейных животноводческих ферм, начинающих фермеров и сельхозкооперативов.
-
Сабага тыл китабы тапшырдылар
Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты һәм Татарстан Дәүләт архивы Бөек Җиңүнең 75 еллыгына республика халкының фашизмны тар-мар итүгә керткән өлеше турында материал туплаган “Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941–1945” китабын чыгарды.
-
Онлайн-марафонда катнаш
Россиядә “#Кеше язмышы. Тере китап” әдәби-музыкаль онлайн-марафоны старт алды. Волонтерлар 2020 елның октябренә кадәр сугыш чоры буынының язмышы турында видеокитап чыгарырга планлаштыра.
-
Бердәмлектә - көч!
Безнең Өчнарат авылында бер-берсенә ярдәм кулы сузарга әзер торучы халык яши. Авылыбызны төзекләндерү, ямьләндерү өчен күп көч куела.
-
Кечкенә авылда зур тантана
Чәбки-Саба авылыннан 32 ир-ат яу кырыннан әйләнеп кайта алмаган. 24 июньдә батырларның исемнәре мәңгеләштерелеп, авыл уртасында исемнәре уеп язылган монумент ачылды.