Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бердәмлектә - көч!

Безнең Өчнарат авылында  бер-берсенә ярдәм ку­лы сузарга әзер торучы  халык яши. Авылыбызны төзекләндерү, ямь­ләндерү өчен күп көч куела.

  Бу изге эшләрне башкаруда авылның олысы да кечесе дә бик теләп катнаша. Чисталыкның, матурлыкның үзебез өчен кирәклеген аңлап яшиләр. Күпер төзек­ләндерү, клуб, мәчет, зират биләмәсен чиста тотуда һәрбер кеше үз өлешен кертә. Быелгы Рамазан аенда зират рәшәткәләре тулысынча яңага алыштырылды. Бу изге эшне Фәрит Мөхәммәтшин үз көче белән эшләтеп куйды. Авылыбызда Бөек Ватан сугышында вафат булганнарга һәм җиңү яулап кайтучыларга обелиск эшләнде. Финанслау Зөфәр абый Мөхәммәтшиннан бул­ды. Җәмәгате Мансура апа өйдән өйгә кереп, үз­ләренең шәхси архивларын барлап, шушы авылда туып үсеп, бүгенге көндә башка җирлекләрдә яшәүче өл­кәннәр янына барып, сугыштан исән кайтканнарның исемлеген тулыландыруда бөтен көчен куйган кеше. Әлеге гаиләгә барлык авыл халкы чиксез рәхмәтле. Үзе­безнең җирлектә шундый игелекле, ярдәмчел кешеләр булу зур куаныч. Киләчәктә дә бергә-бергә дус булып, чисталыкны, матурлыкны яратып яшәргә язсын иде. Бердәмлектә –көч!

Эльмира Шакирова.

Өчнарат авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев