Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабага тыл китабы тапшырдылар

Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты һәм Татарстан  Дәүләт  архивы Бөек  Җиңүнең 75 еллыгына республика   халкының фашизмны тар-мар итүгә керткән  өлеше турында материал туплаган   “Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941–1945” китабын чыгарды. 

 Шул  уңайдан әлеге китапны рес­пуб­лика районнарына тапшыру  акциясе  игълан ителде. Узган атнада акция кысаларында  әлеге ” китап Саба районына да тапшырылды. Чарада Татарстан Дәүләт архивы директорының  белешмә  эшләү системалары һәм  комплектлау буенча урынбасары Гүзәл Илдарханова, башкарма комитеты аппараты  җитәкчесе Марат Кәримов  катнашты. Акциянең  музыкаль би­зәлешен Саба  мәдәният йорты хезмәткәрләре тәэмин итте.  “Китап Татарстан Республикасы тылы та­рихына юл   күрсәтүче булып тора.  Аналитик материаллар белән беррәттән, китапта беренчел чыганакларга да әһәмиятле урын бирелә. Архив документлары, плакатлар, афишалар, фоторәсемнәр, кинохроника кадрлары, фронто­викларның хатлары, сугыш чоры от­крыткалары белән тулыландырылган визуаль рәт тәкъдим ителгән. Хәтер китабында сугыш елларында ветераннарыбызның армый-талмый хезмәт итүләре турындагы шәхси истәлекләре аеруча зур әһәмияткә ия», – диде Гүзәл Илдарханова. Китапны Саба  көллияте,  гимназия, аерым  фәннәрне тирән­тен   өйрәнү мәктәбе, үзәк китапханә директорлары  кабул итеп  алды.  Китап киң катлам укучыларга, шул исәптән сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә адреслана.

 Әмма барыннан да элек ул сугыш турында бары тик мәктәп дә­рес­лекләреннән, әби-бабалары ис­тәлекләреннән, тарихи китаплардан һәм кинолардан гына карап бел­гән яшь буынга юнәлдерелгән. Истәлекле китап уку-укыту программаларын һәм факультатив дәрес планнарын төзү, урта һәм югары белем бирү учреждениеләрендә семинарлар һәм конференцияләр үткәрү өчен нигез булачак. “Бу  киләчәк   буыннарга да татарстанның  фронтка  керткән  өлеше турында   сөйләүче бик  кадерле  китапка әйләнәчәк. Килер буын да  бу китапны чиратлашып укыр, кулдан кулга  йөртеп таушалтып бетерер,  яңа тарихи  истәлекләр белән баетып яңа басмасын да  чыгарыр дип ышанам”,– диде үзәк  китапханә  директоры Ләйсән Билалова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев