Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Солдат улым кайта бүген",-диеп, көтә сезне газиз аналар...

Бүген Казан тимер юлы вокзалында армия хезмәтен тутырып туган якларына кайтучы Төбәк егете Илфир Бикмиевны каршы алдылар. Илфир башта Чиләбедә, аннары Мәскәү өлкәсендә хезмәт иткән. Солдатны вокзалда әтисе, туганнары каршы алды.

КӨТӘ СЕЗНЕ ГАЗИЗ АНАЛАР

Менә көткән көн дә килеп җитте,
Ул утырган поезд кузгалды.
Шушы көнне бер ел көткән солдат,
Туган якларына юл алды.

Сау бул Мәскәү,илнең башкаласы,
Ерагая сезнең аралар.
Таныш түгел чит-ят кызлар да бит,
Сиңа куллар болгап калалар.

Уйчан карашларың тәрәзәдә,
Төн җитсә дә күзләр йомылмый.
Солдат башы күргән авырлыклар,
Бер дә күңелләрдән җуелмый.

Артта калды инде барысы да,
Артта калды солдат хезмәте.
Сагындырган әни карашлары,
Әниләрнең өстәл нигъмәте.

Туган якка таба чаба поезд,
Туган якка йөрәк ашкына.
Ямьле булса да бит торган җирләр,
Күңелләрдә туган як кына.

Минут саен чакрым кими бара,
Якыная безнең аралар.
"Солдат улым кайта бүген",-диеп,
Көтә сезне газиз аналар.

1.07.2020
ФӘҺИМ БИКМИЕВ
Саба( ТӨБӘК)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев