Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“ЯМЬЛЕ САБА”  маршруты проекты

Элек-электән кешене тарихка җәлеп итүнең иң актив һәм иҗади формаларыннан берсе булып туган якны өйрәнү торган. Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр. Безнең бай тарихыбыз, мәдәниятебез, мәгарифебез, батыр, эшчән халкыбыз бар. Авыллар тарихы – халкыбыз тарихының аерылгысыз бер өлеше, мөһим өлеше ул.

 Саба районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан, туган як турында белемнәрне арттыру, якташларыбыз һәм танылган әдипләребезнең иҗатын күрсәтү, туган як, туган җир белән горурлану максатыннан, Саба район мәдәният бүлеге “ЯМЬЛЕ САБА” туристик маршрут проекты тәкъдим итә.  Әлеге проект аша туган ягыбызның тарихы, табигате, халкыбызның рухи һәм матди культурасы, бүгенгесе һәм узганын чагылдыручы материаллар тәкъдим ителәчәк.

 Әбрар Кәримуллин исемендәге район китапханәсе, "Ямьле Саба" проектын 24 июньдә  башлап җибәрде. Төп максаты – Саба районы халкының игътибарын туган як тарихына җәлеп итү. Проектның беренче маршруты район мәдәният объектлары буенча төзелде. Маршрут барышында балалар район китапханәсендә, музейда, сәнгать мәктәбендә һәм мәдәният йортында булдылар. Балалар әлеге объектларның барлыкка килү тарихы белән танышып, төрле мастер-классларда катнаштылар. Туристик маршрут ахырында балаларны зур сюрприз көтә иде: алар театр актерлары роленә кереп, "Шалкан" спектакле куелышында катнаштылар.  Шулай ук Явлаштау авыл китапханәсе, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә  “Ямьле Саба” проекты кысаларында “Сагына авыл, сагына урам сине” дигән туристик маршрут буенча 20  йортлы Ш.Бариев урамында булдылар. Урам тарихы, уңган кешеләре, районыбызда бердән-бер манарасы киселми калган мәчет бинасы, Ш.Бариевның тормышы, иҗаты турында мәгълүмат бирелде. “ЯМЬЛЕ САБА”  проекты буенча уздырылган туристик маршрутлар социаль челтәрләрдә яктыртылып барылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев