Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кечкенә авылда зур тантана

Чәбки-Саба авылыннан 32 ир-ат яу кырыннан әйләнеп кайта алмаган. 24 июньдә батырларның исемнәре мәң­геләштерелеп, авыл ур­та­сында исемнәре уеп язылган монумент ачылды. 

  Нәсел җепләре әлеге авылдан булган туганнар Рәис Хәсәнов һәм Илдус Хөсәенов иганәчелегендә булдырылган  тарихи истә­лек яу кырында ятып калганнарны онытмаска, тыныч көннең кадерен белергә искәртеп торачак.  «Күптән мондый ниятебез бар иде. Сугышта ятып калганнарны онытмау – һәркемнең изге бурычы. Яшь буын да алар хакында белеп үсәргә тиеш. Мәсәлән, нәни оныгым да ташта язылган  үзебезнең  фамилияне укып, аның  кемлеге белән   кызыксынды. Башкалар да шулай кызыксыныр.  Аннан һәр кеше яшәгән урынында булдыра алганча үз өлешен кертергә тиеш дип саныйм. Минем тамырларым шушы авылдан, Хөсәен бабам сугыштан яраланып кайткан, энесе үлеп калган. Сугышта үлеп калучыларны кат-кат барладык. Исемлекне тулыландырдык», - ди Рәис абый Хәсәнов. Туган туфракның тарту кө­че зур, Рәис әфәнде дә  Чәб­ки-Сабада  әтисенең төп  ни­гезенә йорт җит­ке­реп, тиздән бирегә төплә­нер­гә ниятли.

 «Быелгы вәзгыять Бөек Җи­ңүнең 75 еллыгын үзгә шартларда каршы алырга мәҗбүр итеп, бүген зур шәһәрләрдә Җиңү парадлары узды. Сезнең дә әлеге истәлекле датагыз шушы көнгә билгеләнде.  Кечкенә генә авылларда да һәйкәл-монументлар барлыкка ки­лүе бик куандыра Димәк, хәтер үлми, яши дигән сүз. Туган җирен ярата торган мондый ир-егетләр булганда авылның киләчәге матур, өметле», - диде башкарма комитет  аппараты җитәкчесе Марат Кәримов. Сатыш авыл җирлеге башлыгы  Фаил Шәфигуллин да изге күңелле иганәчеләргә олы рәхмәтен белдереп, авыл­ның яшәрүен, яңа йортлар барлыкка килү куанычы белән уртаклашты.  Монумент ачылу ча­ра­­­сын күрергә тамырлары шушы авылдан булып, чит­тә яшәүчеләр дә килгән иде. Теләче районы  Олы Мишә авылында яшәүче  Фи­­дая апа Мәннапова бө­тен авылдашлары, читтә яшәү­челәр исеменнән   туган авылы  өчен ихлас­тан шат­лануын белдереп,  Хә­сә­новлар гаиләсенең иге­лек­ле  гамәлләренә рәх­мәт сүзләре ирештерде. Гомеренең күп өлешен читтә яшәп, бүген Сабада гомер кичерүче Рузия Хөсәенова да әтиләре сугышта һәлак  булганнардан инде икәү генә калуларын әйтеп, батырлар  рухына бакчасында үс­терелгән чәчәкләр дә салды. Өлкәннәрнең күзләре яшь­ләнде. Кыскасы, бу көн чәбкисабалыларны  елмайт­ты да, елатты да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев