Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Онлайн-марафонда  катнаш

Россиядә “#Кеше   язмышы. Тере китап” әдәби-музыкаль  онлайн-марафоны  старт  алды.  Волонтерлар 2020  елның  октябренә кадәр сугыш  чоры буынының  язмышы турында видеокитап  чыгарырга планлаштыра.

  Марафон Бөек  Җиңүнең 75 еллыгына һәм  язучы, “Кеше  язмышы”  хикәясенең авторы   Михаил Шолоховның тууына 115 ел тулуга багышлана. Анда катнашу өчен https://forms.gle/tEC7vLLwCxpQ72HR7  сайтына  кереп теркәлү  узарга, аннары  “Судьба  человека”  хикәясеннән  өзекне  укыганны  һәм шушы исемдәге  фильмнан җырны (оештыру комитеты белән  килешенеп сугыш чоры  җырларын да  сайларга   мөмкин) башкарганны  видеога  яздырырга һәм аның  сылтамасын, шулай ук  гаилә архивындагы  сугыш еллары  фотоларын күрсәтелгән сайт  аша җибәрергә  кирәк. Материаллар 1 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Тулырак  мәгълүматны https://www.glory-gallery.ru/moyo-detstvo-vojna сайтыннан  алырга  була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев