Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Амнистия – төзәлү мөмкинлеге

Билгеле булганча, Россия Президенты Владимир Путин Бөек Ватан сугышында җиңүгә 70 ел тулу уңаеннан амнистия игълан иткән иде. Әлеге гуманлы чараның срогы 6 ай. Ягъни амнистия 24 апрельдән башланды һәм 24 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Амнистиягә җәза срокларын үтәүчеләрнең үзләрен уңай яктан күрсәткәннәр, элек хөкемгә тартылмаганнар, аеруча авыр җинаятьләр кылмаганнар,...

Билгеле булганча, Россия Президенты Владимир Путин Бөек Ватан сугышында җиңүгә 70 ел тулу уңаеннан амнистия игълан иткән иде. Әлеге гуманлы чараның срогы 6 ай. Ягъни амнистия 24 апрельдән башланды һәм 24 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Амнистиягә җәза срокларын үтәүчеләрнең үзләрен уңай яктан күрсәткәннәр, элек хөкемгә тартылмаганнар, аеруча авыр җинаятьләр кылмаганнар, җәза срогын узганда билгеләнгән тәртипне бозмаучылар эләгә һәм балигъ булмаганнарга; балигъ булмаган яисә инвалид балалары булган һәм көмәнле хатын-кызларга; балигъ булмаган яисә инвалид балалары булган ир-атларга; 50 яшьтән өлкән булган хатын-кызлар һәм 55 яшьтән өлкәнрәк ир-атларга; 1нче һәм 2нче төркем инвалидларга һәм актив формадагы туберкулез белән авыручыларга кагыла.

Безнең районда да әлеге чара кысаларында җәза срогын үтәүче берничә кеше срогыннан алдан азат ителде.

Мисалга, Олы Нырты авылында яшәүче 1984 елгы И. авылдашына үтерү белән янаганы өчен җинаять җаваплылыгына тартыла. Моңарчы да кеше талаганы өчен каты режимлы колониядә утырып чыккан И.ны кабат төрмә көтә иде. Амнистия тәртибендә суд аңа тагын бер тапкыр төзәлү мөмкинлеге бирде һәм ул җәзаларны үтәү бүлегеннән учеттан төшерелде.

Сабай авылында яшәүче 1965 елгы Н.да кеше күзенә күренергә дә хурландыра торган караклык гамәл кыла: авылдашының умартасыннан 11500 сумлык кәрәзле бал урлый. Шушы кыңгыр эше өчен ул 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин иде. Амнистия аны колония шулпасы чөмерүдән коткарып калды.

Сабада яшәүче 1976 елгы Ф.ның да кылган гамәлләре өчен берничә тапкыр суд каршына басканы булган. Соңгы тапкырында өйдәшенең "Ока" автомобилен алып китә, икенче машинага бәрелгәч, авария урынын ташлап кача. Аны төрмәгә утырудан качуы түгел, ә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына игълан ителгән амнистия алып калды. Ф. 11 августта җәза үтәтү инспекциясеннән учеттан төшерелде.

Амнистия тәртибендә төзәлергә бирелгән мөм­кин­лек җинаять кылучыларны "ак тәүбә, кара тәүбә" дип әйттерсен, бүтәнчә кыңгыр эш кылу уен башларына кертмәсеннәр иде.

Ринат Хәбибуллин,

җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең

Татарстан идарәсе Саба районы

филиалы начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев