Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Анапада Татарстанның 91 баласы ял иткән лагерь корпусы янган

Кичә сәгать төнге унда Анапа шәһәренең "Витязево" лагерында ике катлы корпуста янгын чыккан. Биредә Татарстаннан 91 бала һәм 7 тәрбияче ял иткән. Янгыннан һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Краснодар крае буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча 22:42дә янгын инде туктатылган. Ут көнкүреш электр приборынннан чыккан дип хәбәр ителә.

Янгын вакытында ял итүчеләрнең әйберләре һәм документларының бер өлеше янган. Корпуста яшәгән балаларны күрше корпусларда, шулай ук Анапаның «Олимпиец», «Смена» һәм «Счастливое детство» лагерьларына күчерелгән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, лагерь хәзер гадәти режимда эшли. Балаларны лагерьдан озату өчен документларының күчермәләре җыела. Алар 15 август көнне 1:25тә кайтырга чыгарга тиеш.

Фото: vk.com

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев