Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Англия җанатары Татарстанда туристлык өлкәсендә эшләргә тели

Джастин Уоллей Казанга соклануын һәм Татарстан башкаласында яшәргә риза булуын әйтте.

Англия җанатары Казанда булганнан соң, Татарстанда туристлык өлкәсендә эшләргә теләк белдерде. Джастин Уоллей Казанга соклануын һәм Татарстан башкаласына яшәргә килергә риза булуын әйтте.

Татарстан Республикасы Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов ведомство бинасында җанатар белән очрашты. Ул кунакка републикада туризмны үстерү комитеты эше турында сөйләде.

“Без Татарстанны дөньякүләм мәйданчыкта популярлаштыру, республикада туризмны үстерү, кадрлар потенциалын үстерү һәм яңа юнәлешләр булдыру белән шөгыльләнәбез. Ел саен Татарстанга килүче туристлар саны 7-10 процентка арта”, - диде Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе.

Джастин Уоллей Казанда ун көн булган, шул көнннәрдә футбол буенча Дөнья чемпионатын күзәткән. Очрашуда ул Казанга соклануын  әйтте.

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев