Әниләр көне белән!
Яңалыклар

Әниләр көне белән!

Бәйрәм котлавы

 Әниләр көнен рәсмиләштерүнең максаты булып, хатын-кызга карата хөрмәт, гаилә нигезләрен ныгыту, тормышта  әни кешенең роле нинди зур әһәмияткә ия икәнен ассызык­лау, аналарның дәрәҗәсен күтәрү тора. Кадерле әниләр! Сез-безнең яклаучыбыз, изге догаларыгыз белән бәлаләрдән саклаучыбыз, барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз. Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә, игелекләрен күрергә язсын сезгә! Бәйрәм белән котлап, нык­лы сәламәтлек , иминлек , озын гомер телибез!
Саба муниципаль районы
 Советы һәм башкарма комитеты.


Нет комментариев