Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аномаль җылы булу сәбәпле, Казанда ачык һавадагы шугалаклар ябылды

Синоптиклар фаразларынча, башкалада температура +4 градуска кадәр күтәреләчәк.

Аномаль җылы булу сәбәпле, Казанда ачык һавадагы шугалаклар ябылды. Бүгеннән Кремль яр буе, Чирәмдә хоккей үзәге һәм «Тасма» стадионы янындагы, «Аккош» ял базасындагы шугалаклар эшләүдән вакытлыча туктады.

«Без ниндидер вакытка ябылдык дип әйтә алмыйбыз, барысы да һава торышыннан тора. Урамда +2…+1 градус булганда ачылмыйбыз. Әгәр температура нульдән түбән яки нуль булса, алдагы көне туңдырса эшлибез», дип сөйләделәр Кремль яр буе матбугат хезмәтендә.

«Без эшләмибез, вакытлыча ябылдык», — диделәр Чирәмдә хоккей үзәгендә.

Шугалаклар администрациясендә Татарстан башкаласында тотрыклы салкын температура булгач та шугалаклар эшләвен дәвам итәчәк, дип ышандырдылар. Шугалакларның ничек эшләве турында социаль челтәрләрдә яки телефон аша белергә мөмкин.

Горький исемендәге паркта «Трудовые резервы» боз мәйданчыгы эшләвен дәвам итә. «Безнең шугалак нульдән югары температура булганда да эшли. Бездә суыту җиһазлары бар», — диделәр шугалак администрациясендә.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Казанның «Черек күл» паркында шугалак ябылуын, «Казан» гаилә үзәге янындагы боз шәһәрчеге дә эшләмәвен хәбәр иткән иде. Синоптиклар фаразлавынча, Идел буе якындагы биш көндә аномаль җылылык зонасында булачак.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев