Саба таңнары

Аракы сатыла торган бөтен кибетләр ябылган

Чечняда спиртлы эчемлекләр сатыла торган барылк сәүдә нокталары да ябылган, дип хәбәр итә ria.ru. Әлеге карарга алар җиде кешенең үлеменә китергән автоһәлакәттән соң килгәннәр. Кавказ трассасында булган әлеге авариягә бәйле рәвештә барлык эшмәкәрләр үз теләкләре белән аракы сатыла торган кибетләрен япты дип белдергән республика парламенты рәисе Магомед Даудов төбәкләрдә юл...

Чечняда спиртлы эчемлекләр сатыла торган барылк сәүдә нокталары да ябылган, дип хәбәр итә ria.ru.

Әлеге карарга алар җиде кешенең үлеменә китергән автоһәлакәттән соң килгәннәр. Кавказ трассасында булган әлеге авариягә бәйле рәвештә барлык эшмәкәрләр үз теләкләре белән аракы сатыла торган кибетләрен япты дип белдергән республика парламенты рәисе Магомед Даудов төбәкләрдә юл һәлакәтләрен кисәтүгә багышланган утырышта. Аның сүзләренчә, республикада шундый егерме нокта булган.

Чечняда зур автоһәлакәт ноябрь ахырында булды, Ford машинасының исерек йөртүчесе каршы як полосага чыгып, Lada Prioraга килеп бәрелгән. Авария аркасында җиде кеше үлгән, аларның икесе - балалар.

Сүз уңаеннан: Чечня "иң аек" төбәкләр рейтингын җитәкли. Икенче һәм өченче урында - Ингушетия белән Дагестан. Рейтингны төзегәндә, алкоголизм белән авыручыларның саны, аракы һәм сыра сатылу күләме, алкогольгә каршы законнарның нәтиҗәлелеге, экспертларның бәяләмәләре исәпкә алына. Иң күп эчүчеләр Магадан өлкәсендә, Чукотка автоном округында һәм Комида яши.

http://www.shahrikazan.com/tt/2015-01-23-10-44-31/item/18593-chechnyada-arakyi-satyila-torgan-b%D3%A9ten-kibetl%D3%99r-yabyilgan.html

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: